САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек саклау

Бала сәламәтлеге гаиләгә бәйле

Саулык – иң зур байлык, диләр. Аннан башка кеше бик күп нәрсәләрдән мәхрүм булыр иде.

    Сәламәтлек – кеше бәхетенең нигезе, исәнлек булганда гына, кеше үзенең теләкомтылышларына ирешә, тирәюньне танып белә, җәмгыять тормышында актив катнаша, хезмәттән, уеннардан, күңел ачулардан, физик күнегүләрдән канәгатьлек ала. Тик сәламәтлекне ничек сакларга? Балалар табибы Салават Сәетовның киңәшләре – шушы хакта.

- Һәрбер кешенең сәламәтлегенә нигез балачакта салына. Ә инде баланың сәламәтлеге әти-әнинең саулыгы ни дәрәҗәдә булуга, яшәү рәвешенә, мохитнең торышына бәйле. Баланың һәрьяклы үсеше өчен гаиләдә үзара аңлашу, һәрбер гаилә әгъзасының ярдәмләшеп яшәве кирәк. Бигрәк тә - сәламәт яшәү рәвеше белән тәрбия мәсьәләсендә.

Сәламәт яшәү рәвеше - тормыштан ямь һәм тәм табып яшәүнең нигезе ул. Яраткан шөгылең булу, физик һәм акыл хезмәте, организмны чыныктыру, төрле мавыгулар кешегә рәхәтлек бирә, шатлык өсти. Сәламәтлек һәм бәхет булган очракта, «сәламәт тәндә - сәламәт акыл» хакимлек итә. Һәрбер ата-ана үз баласының сәламәт һәм бәхетле булуын тели. Әмма барыбыз да балаларны ничек итеп үз-үзләренә, әйләнә-тирәгә, табигатькә игътибарлы итеп тәрбияләү турында уйланамы икән? Ә бит моның “сере” бик гади – сәламәт яшәү рәвешенә омтылу, ягъни:

- физик сәламәтлекне саклау һәм ныгыту;

- зарарлы гадәтләргә өйрәнмәү;

- дөрес туклану;

- кешеләргә эчкерсез мөнәсәбәттә булу, ярдәмгә мохтаҗларга булышырга омтылу;

- балаларның яшь үзенчәлекләрен искә алып, һәр көнне физик әзерлек күнегүләре үткәрү;

- балаларга үз-үзеңне дөрес тоту күнекмәләре бирү.

Сәламәт яшәү рәвешенең нәтиҗәсе – физик һәм әхлакыйрухи сәламәтлеккә ирешү. Алар үзара бәйләнешле, чөнки халык юкка гына: “Сәламәт тәндә – сәламәт акыл”, - дип әйтмидер. Тән һәм психика сәламәт булганда гына, үзеңдә акыллы һәм көчле ихтыярлы булырга омтылыш тәрбияләргә мөмкин. Шуңа күрә балаларны кече яшьтән сәламәтлекләрен сакларга, аның кадерен белергә өйрәтү бик мөһим һәм бу безнең бурычыбыз да булып тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев