Вируслы гепатитлар куркыныч йогышлы авырулар булып тора. Аның берничә төре бар: А, В, С, Д, Е, G. Шулардан иң киң таралганнары - А, В, С гепатитлары.
Д гепатиты организмда В гепатиты вирусы булганда гына йога. Е гепатиты күпчелек Урта Азия районнарында очрый. А гепатиты исә күптәннән билгеле. Ул эчәк инфекцияләре...
Вируслы гепатитлар куркыныч йогышлы авырулар булып тора. Аның берничә төре бар: А, В, С, Д, Е, G. Шулардан иң киң таралганнары - А, В, С гепатитлары.
Д гепатиты организмда В гепатиты вирусы булганда гына йога. Е гепатиты күпчелек Урта Азия районнарында очрый. А гепатиты исә күптәннән билгеле. Ул эчәк инфекцияләре төркеменә керә, күбесенчә пычрак азык-төлек аша күчә. Бу вирус грунт катламнары аша җир асты суларына кадәр үтеп керергә сәләтле. Ул шуның белән куркыныч та. В, С, Д, G гепатитлары кан аша йогучы инфекцияләр төркеменә керә. Алар шулай ук җенси юл белән дә йогалар. Әни кеше вирус йөртүче булса, бала туганда ук гепатит йоктырырга мөмкин. Вируслы гепатитлар сәламәт кешегә донор каны аша да йога. Наркоманнар арасында да шприц, энәләр аша С гепатиты таралу очраклары күп. Әлбәттә, медицина учреждениеләрендә стерилизация таләпләре төгәл үтәлгәндә, гепатит йоктыру - сирәк күренеш. Татуировка ясату, колак тиштерү, чәчтарашханәдә җәрәхәт алу, маникюр, педикюр, энә белән дәвалау процедуралары да, тиешле санитар таләпләр үтәлмәгәндә, вируслы гепатитлар таралуда билгеле бер роль уйный.
Гепатит, дибез. Ә нәрсә соң ул? Күпләр аны сары авыруы, ди. Чыннан да, бавырда эшләнгән үт, ашкайнату процессында катнашасы урынга, канга эләгә һәм, организмга таралып, тирегә сары төс бирә. Авыру җиңелчә формада узганда, тиренең саргаюы күзәтелмәскә дә мөмкин.
А гепатиты йоктырганда, авыруның яшерен чоры - 2 атнадан 4 атнага кадәр, В гепатитында 2 айдан 6 айга кадәр була. Вирус организмга яраклаша, шунда үрчи. Тиредә сары таплар күренгәнче, температура күтәрелә, баш авырта, тән сызлый, хәлсезлек барлыкка килә. В һәм С гепатитлары күпчелек очракта сиздермичә, аз гына температура күтәрелү, буыннар авырту, тәнгә таплар чыгу белән башлана. Берничә көннән соң аппетит кимү, бавыр ягында авырту барлыкка килү, күңел болгану, косу, бәвелнең караңгы төскә керүе күзәтелә. Бавыр һәм талак зурая.
С гепатиты белән авырганда, хәлсезлек, даими арыганлык кына сизелергә мөмкин. Әлеге синдромнарны сизсәгез, кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итегез.
Вируслы гепатитлардан дәвалану - озак процесс. Дәваланмаган очракта, ул цирроз һәм бавыр рагына китерергә мөмкин. Бигрәк тә С гепатиты бавыр тукымаларына авыр тәэсир итә. Юкка гына аны СПИД белән тиңләмиләр. Вируслы гепатит белән авыручы яки вирус йөртүче даими табиб күзәтүе астында булырга һәм дәваланып торырга тиеш. Дәвалану никадәр иртәрәк башланса, шулкадәр яхшырак. Табиб авыруга организмны кирәкле аксым, май, углеводлар белән тәэмин итә торган махсус диета тәкъдим итә. Күбрәк витаминнар куллану, тынычлыкны саклау таләп ителә.
Гепатиттан сакланырга мөмкинме? Әлбәттә. Саклану чаралары бик гади: кайнамаган су эчмәгез, яшелчә һәм җиләк-җимешне яхшылап юыгыз, ризыкны яхшылап пешерегез. "Ашар алдыннан кулны юарга кирәк", - дигән кагыйдә бу очракта да үз көчендә кала.
Әгәр 10-15 еллар элек эндоскопия ясаткан, тешләр дәвалаган булсагыз, гепатитларга тикшерелеп алу комачауламас. Чөнки элекке елларда вируслы гепатитларга каршы көрәшү түбәнрәк дәрәҗәдә иде. Саклык чараларыннан тагын берничә киңәш: бервакытта да стерильләштерелмәгән инструментлар белән татуировка ясатмагыз, колак тиштермәгез. Шәхси гигиена предметларын - теш щеткасын, кырынгыч, кайчы, мунчала, кулъяулык кебек әйберләрне беркем белән дә бүлешмәгез.
В гепатитына каршы иң ышанычлы чара, ул да булса, прививка ясату. А гепатитына каршы да вакциналар бар. С гепатитына каршы ул әлегә юк. Бу очракта бары саклык чаралары күрү таләп ителә.
Авыруның хроник стадиягә күчүенә юл куймау - һәркемнең үзенә бәйле. Авырмагыз, сәламәт булыгыз.
Нет комментариев