“Сизелми дә узган гомерләр”, - ди Мөхәррәм абый
Сарманда гомер кичерүче Бөек Ватан сугышы ветераны Фәйзуллин Мөхәррәм Фәйзулла улына бүген 95 яшь тулды.
Олуг юбилее белән ветеранны муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин тәбрикләде, изге теләкләрен әйтеп, Рәсәй Президенты Владимир Путинның котлау хатын, истәлек бүләкләре һәм күчтәнәчләр тапшырды. Район социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гыйльметдинова, “Шәфкать” үзәге директоры Гөлнара Хуҗина, Сарман авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Николай Сахуриев та Мөхәррәм абыйга кадер-хөрмәт, сихәтлек теләделәр.
- Бергә-бергә гомер ителде, сизелми дә үтте вакыт. Бәйрәмнәрне дә, Аллаһка шөкер, бергә каршы алабыз. Хөрмәтегезгә зур рәхмәт, барыбыз да исән-сау булыйк, - диде юбиляр.
Аны хөрмәт итеп онык-оныкчыклары, Самара шәһәреннән туганнары кайтканнар иде, алар да кадерле кешеләренә күңел җылысы бүләк иттеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев