САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Шәрләрәмәдә яшәүче Вәсимә апа Сабирҗановага ике бәйрәм бергә килде

Шәрләрәмә авылында гомер итүче Гайнетдинова Вәсимә Сабирҗан кызына бүген 90 яшь тулды.

Аны олы юбилее белән котлап, муниципаль район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева Рәсәй Президенты В.В.Путинның Котлау хатын, район башлыгы Фәрит Хөснуллин исеменнән истәлек бүләге тапшырды. Юбилярны шулай ук авыл җирлеге башлыгы Наилә Хуҗина, хәрби комиссар Дашгын Гасанов, район ветераннар советы рәисе Нәҗип Миңнеголов, “Шәфкать” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Гөлнара Хуҗина, авыл җирлеге ветераннар советы рәисе Роза Шәйгарданова, балалары, якыннары котладылар, изге теләкләрен җиткерделәр. Бу көнне Вәсимә апаның тормыш иптәше, сугыш ветераны мәрхүм Мөхәммәт абый Гайнетдинов истәлегенә алар яшәгән йортка мемориаль такта да эленде.

Энҗимә Габдрәхимова язмасы һәм фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев