САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

"Шәфкать"тә мөмкимнлекләре чикләнгәннәр үз сәләтләрен күрсәттеләр

3 декабрьдә Сарманның "Шәфкать" халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә Инвалидлар ункөнлеге уңаеннан мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр гаиләләре арасында "Шаяннар һәм тапкырлар клубы" ярышлары узды. Чарада дүрт команда катнашты: "Чисталык" - Фирдания Шакирова һәм Өлфәт Габделхаков, "Сәләтлеләр" - Раушан Султанов һәм аның әбисе Мөнәвәрә апа, "Бердәмлек" - Лениза Газизова (әтисе Данияр һәм...

3 декабрьдә Сарманның "Шәфкать" халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә Инвалидлар ункөнлеге уңаеннан мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр гаиләләре арасында "Шаяннар һәм тапкырлар клубы" ярышлары узды. Чарада дүрт команда катнашты: "Чисталык" - Фирдания Шакирова һәм Өлфәт Габделхаков, "Сәләтлеләр" - Раушан Султанов һәм аның әбисе Мөнәвәрә апа, "Бердәмлек" - Лениза Газизова (әтисе Данияр һәм әнисе Гөлнара белән), "Булдыклылар" - Рамил Латыпов һәм аның әнисе Суфия апа. Ярышлар биш турдан торды: әзерләнгән номер күрсәтү, кул эшләре күргәзмәсен тәкъдим итү, табышмаклар оту, хәрефләре алышынып куелган сүзләрне дөрес атау, махсус җайланмага боҗралар кертү һәм "балык" тоту. Турлар арасында концерт номерлары күрсәтелде. Жюри карары буенча, барлык командалар да төрле номинацияләрдә җиңүче дип табылдылар, аларга истәлекле бүләкләр һәм мактау кәгазьләре тапшырылды.

Шулай ук укыгыз:

Сарман районында физик кимчелекләре булганнар чиксез тырыш тормыш алып баралар

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев