"Шәфкать" үзәгендә очрашулар башланды
Һәр елдагыча, быел да "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә җылы очрашулар башланды. 9 гыйнвар көнне бу күркәм башлангычның беренчесе старт алды. Үзәктә ял итүче өлкәннәр, авыл ветераннар советлары рәисләре үзәк коллективы белән очраштылар, чәршәмбе көнне социаль яклау, пенсия фонды, мәшгульлек үзәге җитәкчеләре килде. Бүген очрашуга район мәдәният, яшьләр эшләре,...
Һәр елдагыча, быел да "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә җылы очрашулар башланды. 9 гыйнвар көнне бу күркәм башлангычның беренчесе старт алды. Үзәктә ял итүче өлкәннәр, авыл ветераннар советлары рәисләре үзәк коллективы белән очраштылар, чәршәмбе көнне социаль яклау, пенсия фонды, мәшгульлек үзәге җитәкчеләре килде. Бүген очрашуга район мәдәният, яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлекләре, үзәк шифаханә, даруханә җитәкчеләре белән бергә безне дә чакырдылар.
Очрашу бик җанлы узды. Һәр чыгыш ясаучыга өлкәннәребез үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр, гозерләрен җиткерделәр. График нигезендә үзәккә һәркөнне төрле өлкәдән оешма-предприятие җитәкчеләре киләчәк, башкарылган эшләр, ирешкән уңышлар хакында сөйләп, өлкәннәр белән аралашачаклар.
Язма һәм фотолар авторы - Альбина Сабирова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев