САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Шелтә алмаслык итеп эшлик

Санитар икеайлык дәвам итә. Узган җомга-шимбә көннәрендә оешма-предприятиеләрдә өмәләр узды. Атна башыннан бу чаралар массакүләм төсмер алып, җирлектә юл кырларын чистарту, агарту, агачларны акшарлау эшләре оешкан төстә үтте. Район Советында узган киңәшмәдә иң элек "Җәлил коммуналь хуҗалыгы" ҖЧҖ директоры Нияз Гарипов чыгыш ясады. Ул икеайлык кысаларында башкарылучы эшләргә тукталды, планга...

Санитар икеайлык дәвам итә. Узган җомга-шимбә көннәрендә оешма-предприятиеләрдә өмәләр узды. Атна башыннан бу чаралар массакүләм төсмер алып, җирлектә юл кырларын чистарту, агарту, агачларны акшарлау эшләре оешкан төстә үтте.
Район Советында узган киңәшмәдә иң элек "Җәлил коммуналь хуҗалыгы" ҖЧҖ директоры Нияз Гарипов чыгыш ясады. Ул икеайлык кысаларында башкарылучы эшләргә тукталды, планга куелганнарын атады. Җәлил бистәсендә көнкүреш калдыкларын җыю өчен махсус контейнерлар урнаштырылган, специальләштерелгән машиналар хезмәт күрсәтә. Оешмаларга, сәүдә нокталарына барып, чүп җыю мөмкинлеге дә бар, ләкин кайберләре белән үзара килешү төзелмәгән, һәм бу уңайсызлыклар тудыра. Җәлиллеләр бистә урамнарын матурлау, яшелләндерү максатыннан, чәчәк үсентеләрен дә үзләре үстерәләр. Район башлыгы урынбасары Гөлфирә Сәляхова бу атнада районда башкарылачак эшләр турында сөйләде, эшләрне махсус комиссия кабул итәчәген билгеләп үтте. Гөлфирә Сөнгатовна әйтүенчә, участок полиция хезмәткәрләренең эшчәнлеге сүлпән, җирлекләрдә санитар тәртип урнаштыруда аларның таләпчәнлеге, контроле җитеп бетми.
Киңәшмәдә каралган әһәмиятле сорауларның икенчесе - "Җирле үзидарә органнарында дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүне оештыру турындагы" 210 нчы Федераль закон үтәлеше. Бу мөһим мәсьәлә ни дәрәҗәдә үз югарылыгында башкарыла, ведомствоара бәйләнеш ничек, үтәлү вакытлары сакланамы - болар хакында иң элек Башкарма комитетның территориаль үсеш бүлеге начальнигы Марат Яхин сөйләде. Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советы президиумы тарафыннан расланган исемлеккә 83 төрле хезмәт күрсәтү кертелгән, 72 административ регламент булдырылган, шул исәптән 23 - дәүләт, 49 - муниципаль дәрәҗәдәге. Узган елның 1 июленнән алып ел ахырына кадәр физик һәм юридик затлардан 472 гариза кереп, алар буенча 871 сорату ясалган булса, быелның 3 аенда 204 гаризага 594 соратып алу булган. Мөрәҗәгатьләргә җавап бирү вакыты 5 эш көненнән артмаска тиеш. Теманы милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Гүзәл Гәрәева, инфраструктур үсеш бүлеге начальнигы Флер Әхмәтшин дәвам иттеләр. Агымдагы елның өч аенда җир, милек белән бәйле хезмәтләр күрсәтүгә кагылышлы ведомствоара бәйләнеш буенча 308 мөрәҗәгать булган, палата тарафыннан 195 гариза нигезендә 362 соратып алу җибәрелгән. Инфраструктур үсеш бүлеге торак шартларын яхшырту буенча исәпкә алыну, Дәүләт торак сертификатын бирү, торак йортны үзгәртеп коруга, капиталь төзелеш объектларын реконструкцияләүгә рөхсәт алу кебек 14 төр муниципаль хезмәт күрсәтү юнәлешендә эшли. Агымдагы елда 90 гариза кереп, алар буенча 223 сорату җибәрелгән. Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүдә өзеклекләр булмауны район электр элемтә челтәре тәэмин итә. Бу хакта оешма җитәкчесе Илсур Сәлимгәрәев чыгыш ясады. Ул шулай ук узган һәм агымдагы елларда башкарылган эшләр, бүгенге мөмкинлекләр турында сөйләде. Киңәшмәне муниципаль район башлыгы Нәфис Закиров алып барды. "Бүген күтәрелгән мәсьәләләр бик тә әһәмиятле. Алар заман белән бергә атлауны таләп итәләр. Барлык таләпләр дә вакытында һәм үз югарылыгында, тоткарлыксыз, үтәлергә тиеш", - дип белдерде ул. Нәфис Касыймович икеайлык кысаларында башкарыласы эшләргә аерым тукталды, Универсиаданы лаеклы каршы алуга әзерлек буенча тәкъдимнәрен җиткерде, киләсе эш атнасына бурычлар билгеләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев