САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Шатлык туйларына җитегез

8 нче июльдә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләп үтелә. Әлеге көн гаилә бәхетен, ир белән хатынның бер-беренә мәхәббәтен, тугрылыгын, үзара килешеп, тату яшәвен чагылдыра. Гаилә гомер-гомергә дәүләтнең һәм җәмгыятьнең гомумкешелек кыйммәтләрен саклаучы таянычы булды. Нәкъ менә гаиләдә бала шәхес буларак тәрбияләнә, хезмәт сөючәнлек, игелеклелек, үз гамәлләрең өчен җаваплылык, тугрылык...

8 нче июльдә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләп үтелә. Әлеге көн гаилә бәхетен, ир белән хатынның бер-беренә мәхәббәтен, тугрылыгын, үзара килешеп, тату яшәвен чагылдыра.
Гаилә гомер-гомергә дәүләтнең һәм җәмгыятьнең гомумкешелек кыйммәтләрен саклаучы таянычы булды. Нәкъ менә гаиләдә бала шәхес буларак тәрбияләнә, хезмәт сөючәнлек, игелеклелек, үз гамәлләрең өчен җаваплылык, тугрылык кебек сыйфатларны сеңдерә. Хөрмәт, туганлык хисләренә, милли гореф-гадәтләргә дә нигез гаиләдә салына.
Муром изгеләре Петр һәм Феврония истәлегенә билгеләп үтелә башлаган бу бәйрәм тиз популярлашып китте. Ул кешеләрне гаилә темасы тирәсендә берләштерә, рухи сәламәтлек проблемаларына игътибар юнәлтергә булыша.
Гаилә традицияләрен саклап, бер-беренә тугры булып озак еллар матур гомер итүче үрнәк гаиләләр районда бик күп. Шуларның берсе - Сарманнан Рәмзия һәм Камил Хәсәновлар гаиләсе (рәсемдә). Аларның гаилә коруларына быел 50 ел була. Морбаш авылында туып-үскән Рәмзия белән Сарман егете Камил Морбашта кичке уенда танышалар. Кыз ул чакта фермада сыерлар сава, ә егет май заводында суыткыч җайланма компрессорщигы булып эшли. Сарманга килен булып төшкәч, Рәмзия апа пекарняга эшкә урнаша. Башта ипи пешерүче, соңрак смена мастеры була. Унике еллап эшләгәч, "Кояшкай" балалар бакчасына күчә, унике ел - кухняда, аннан тәрбияче ярдәмчесе булып эшли. Әле пенсиягә чыккач та, биш ел җибәрмиләр үзен. Камил абый исә, шоферлыкка укып, "Сельхозтехника" (ул чакта - РТС) берләшмәсенә килә. Ундүрт еллап юл йөри ул. Авырып китеп, яраткан эшен калдырырга туры килә. Шулай да эштән гел туктамый, колхозда атлы эштә йөри. Хәзер үзләре ат тоталар, бу араларда Камил абый аның белән печәнгә йөри. Мал-туар, кош-корт асрап, бакча эшләре белән шөгыльләнеп, көннәренең үткәне сизелми дә. Балалар, оныклар да өйгә сукмакны суытмыйлар: килеп хәлләрен белеп, булышып торалар. Рәмзия апа аларны, яшь вакытындагыдай, тәмле-тәмле ризыклары белән сыйлый. "Пешеренергә гел иренмим мин, - ди ул. - Муллык бит ул, куаныч кына табам аннан". Бер-беренә юл куеп, тыныч, тату яшәүләре турында әйтәләр икесе бертавыштан. Монысы әйтмәсәләр дә аңлашыла: күз карашларыннан, сөйләшүләреннән, үз-үзләрен тотышларыннан. Алар кебек тату яшәүче гаиләләрне районда күпләп санарга була. Разия һәм Гамир Солтановлар, Әнисә Зарипова һәм Галим Хәлилов, Ганҗә һәм Миргазиян Гыйздәтуллиннар (Сарман), Наилә һәм Мөнир Фәйзрахмановлар (Кәүҗияк), Мөнирә һәм Илдар Исмәгыйловлар (Мортамак), Даимә һәм Тимергали Вахитовлар (Рантамак), Наилә һәм Марсель Миңнемөхәммәтовлар (Сарсаз Тәкермән), Ләйлә һәм Фәнүр Хәйруллиннар (Иске Имән), Лиюдә һәм Равил Ризатдиновлар (Чукмарлы), Мөршидә һәм Рафаэль Мифтаховлар (Саклаубаш), Рәмзия һәм Руберт Садертдиновлар (Түбән Ләшәү) һәм тагын бик күп парлар тормыш юлларын соклангыч итеп узалар. Садертдиновлар быел "Мәхәббәт һәм тугрылык өчен" медаленә лаек булдылар. Социаль-мәдәни инициативалар фонды тарафыннан тәкъдим ителгән һәм инде менә дүртенче ел рәттән шушы көнне тапшырылучы бу медаль бәйрәмнең төп билгеләренең берсенә әверелде. Ул 25 елдан артык законлы никахта яшәүче, үрнәк булырдай балалар тәрбияләгән парларга бирелә. Районда бу медальгә Сарманнан Әлфия һәм Хәмзә Фарукшиннар, Иске Кәшердән Зинаида һәм Алмаз Якуповлар да ия.
Бәйрәм көннәрендә туйлар да әз түгел. Ике көндә Сарман һәм Җәлилдә унбиш пар язылышачак. Аларның да парлы тормышлары матур, тигез, озын булсын. Яшел туйдан башлап, көмеш, алтын, бриллиант туйларны да узып, шатлык, бәхет туйларына җитәргә язсын. Алары 70-75 ел бергә яшәгәч үткәрелә. Барлык райондашларны бәйрәм белән чын күңелдән котлап, имин тормыш, гаилә бәхете телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев