Шагыйрь һәм журналист Рөстәм Акъегет вафат
Рөстәм Акъегет – Фәйзуллин Рөстәм Габдрахман улының әдәби тәхәллүсе.
Шагыйрь, журналист Рөстәм Акъегет вафат. Бу хакта Татарстан Язучылар берлеге хәбәр итә.
«Йөрәге бик начар иде. Больницада да ятты», — диде Рөстәм Акъегетнең туганы, халык язучысы Равил Фәйзуллин.
Рөстәм Акъегет — Фәйзуллин Рөстәм Габдрахман улының әдәби тәхәллүсе. Ул 1951 елның 5 мартында Татарстанның Балык Бистәсе районы Балтач (Юлсубино) авылында хезмәткәр гаиләсендә дөньяга килә. 1974 елдан бирле Рөстәм Фәйзуллин Татарстан радио-телевидение системасында эшли.
Милли-мәдәни мирас казанышларын пропагандалаудагы тырышлыклары өчен Акъегеткә 1987 елда «Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелә. 2007 елда ул Татарстан Язучылар берлегенең Г.Исхакый исемендәге әдәби бүләгенә лаек була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев