САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Әсгать Сәфәров Тик-токта милли контентны үстерергә чакырды

“Телебезне, мәдәни, тарихи мирасны саклап калуда ярдәм итү, Татарстан халыклары традицияләрен күрсәтү — сезнең төп бурычыгыз. Буыннар бәйләнеше өзелергә тиеш түгел», - диде ул коллегия утырышында.

  • Республика Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров Тик-токта милли контентны үстерергә чакырды.
    «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгының коллегия утырышында ул туган телләрне саклауда массакүләм мәгълүмат чараларының әһәмиятен билгеләп үтте.
    Аппарат җитәкчесе бу эшкә яшьләрне тарту, контентны хәзерге аудитория таләпләренә яраклаштыру белән проблемалар булуын билгеләп үтте. «Яңа ысуллар кулланырга, туган телдә актуаль темаларга подкастлар яздырырга, Тик-токка үз контентыгыз белән чыгарга кирәк», — диде ул.
    Ул коллегия алдыннан Тик-токта үз контентын җитештерүче, 60 меңнән артык язылучысы булган яшьләр белән танышканын хәбәр итте. «Моны хуплыйбыз гына. Республиканың төрле шәһәр-районнарынннан балалар төрле телләрдә чыгыш ясый», — диде ул.
    «Телебезне, мәдәни, тарихи мирасны саклап калуда ярдәм итү, Татарстан халыклары традицияләрен күрсәтү — сезнең төп бурычыгыз. Буыннар бәйләнеше өзелергә тиеш түгел. Татарстан халыклары телендәге массакүләм мәгълүмат чараларын саклап калу гына җитми, үстеререгә дә кирәк», — диде ул, каләм ияләренә.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев