САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сайлау мөмкинлеге бар

Быел 1967 елгы һәм аннан яшьрәк гражданнарга, 2012 елның 3 декабрендә кабул ителгән 213 федераль закон нигезендә, пенсиянең тупланма өлешен 6 процент күләмендә калдыру яисә, 4 процентын страховка өлешенә күчереп, 2 генә процент калдыру мөмкинлеге туа. Әгәр гражданин пенсия тупланмаларын идарәче компаниягә яки дәүләтнеке булмаган пенсия фондына пенсиянең тупланма өлешен...

Быел 1967 елгы һәм аннан яшьрәк гражданнарга, 2012 елның 3 декабрендә кабул ителгән 213 федераль закон нигезендә, пенсиянең тупланма өлешен 6 процент күләмендә калдыру яисә, 4 процентын страховка өлешенә күчереп, 2 генә процент калдыру мөмкинлеге туа.
Әгәр гражданин пенсия тупланмаларын идарәче компаниягә яки дәүләтнеке булмаган пенсия фондына пенсиянең тупланма өлешен күчерү турында беркайчан да гариза бирмәгән һәм ул пенсия тупланмаларының 6 процент булып калуын тели икән, иминиятләнгән 2013 ел дәвамында пенсия фонды идарәсенә килеп, гариза язарга тиеш. Быел гариза язылмаган очракта тупланма өлешкә - 2 генә процент, ә калган 4 процент взнос страховка өлешенә кушылачак. Шулай ук бу категориягә керүче гражданнар 2014 елдан башлап пенсия тупланмаларын дәүләтнеке булган идарәче компания аша 2 процентка калдыра, ә страховка өлешен 14 процентка җиткерә ала.
Шулай итеп, кеше, пенсия тупланмаларының кайсы иминиятләүче компаниядә булуына карап, киләсе елдан башлап, дәүләтнеке булган идарәче компания аша 2 яки 6 процентка яки шәхси идарәче компания, яки дәүләтнеке булмаган пенсия фондына 6 процент итеп калдыра ала. Гариза нигезендә, пенсия фонды идарәсенә килеп, иминиятләүче оешманы сайлап алырга мөмкин. Гариза язган көнгә иминиятләнгән затка 14 яшь тулган булырга тиеш. Сезнең пенсия тупланмаларын кайсы иминиятләүче компания формалаштыруын бердәм дәүләт сайтыннан яки, пенсия фонды идарәсенә килеп, гаризагыз нигезендә шәхси счетыгызның күчермәсен алып та белергә була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев