САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек саклау

Саулыгым – зур байлыгым

Саулык иң зур байлык икәнен һәркайсыбыз яхшы белсә дә, аны сихәтлегең какшагач кына кайгырта башлыйсың. Яшь тә үзенекен итә, йөрәк кага, кан басымы уйный, аяклар да дөрес атламый. Бер ел элек кинәт кенә ныклап авырып киттем, хәтта аңымны югалттым. Ашыгыч ярдәм машинасында участок табибы Айрат Мөҗип улы үзе килгән. Бик...

Саулык иң зур байлык икәнен һәркайсыбыз яхшы белсә дә, аны сихәтлегең какшагач кына кайгырта башлыйсың. Яшь тә үзенекен итә, йөрәк кага, кан басымы уйный, аяклар да дөрес атламый.
Бер ел элек кинәт кенә ныклап авырып киттем, хәтта аңымны югалттым. Ашыгыч ярдәм машинасында участок табибы Айрат Мөҗип улы үзе килгән. Бик яхшылап караганнан соң, саклык белән генә машинада алып төшеп, мине реанимация бүлегенә салдырткан. Мине анда бик игътибар белән карап дәвалап, атна дигәндә, аякка бастырып, терапия бүлегенә күчерделәр. Анда да Шамил Мансур улы җитәкчелегендә шәфкать туташлары тиеш булган барлык дәвалау курсларын үткәргәч, сәламәтләнеп, өйгә кайттым. Шушы хәлләрдән соң Айрат Мөҗип улы, даими килеп, минем хәлемне белеп тора. Аның үзен күрүгә, терелеп киткәндәй буласың. Гәүдәсен күрү белән үк чирең чигенгән кебек, ягымлы карашы, тәмле теле - үзе бер дәва. Игътибар белән моң-зарыңны тыңлый, сәламәтлек торышын тикшерә, тиешле киңәшләрен бирә, даруларны билгели. Кызым Венера - шәфкать туташы, аның күрсәтмәләрен үтәвемне ныклы контрольдә тота. Айрат улым аның аркылы көн саен хәлемне белешеп тора. Өй арасында йөреп торам, Аллага шөкер, биш вакыт намазымны калдырмыйм, оныкларымның балаларын алдыма алып сөям. Яратып укый торган "Сарман" аркылы үзәк шифаханәдә мине дәвалаган барлык табибларга, шәфкать туташларына, аеруча Айрат Мөҗип улына чиксез рәхмәтемне белдерәм. Үзләренә дә сәламәтлек, гаилә бәхете телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев