САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Сарысаз Тәкермәндә "Тиңнәр бит сез чәчәк-гөлләргә" дигән бәйрәм кичәсе үтте

Яшәешебезнең бизәге булган хатын-кызлар бәйрәмендә һәр ел саен бар җиһан җанлана, табигатьтә яз сулышы бөркелә. Әйтерсең, асыл затларыбыз күңеленнән сирпелгән җылылык ак карларны эретә, сихри дөньяга сафлык, наз, илаһилык, ямь өсти. Шушы гүзәл бәйрәм уңаеннан, бүген Сарысаз Тәкермән мәдәният йортында "Тиңнәр бит сез чәчәк-гөлләргә" дигән бәйрәм кичәсе үтте. Хатын-кызларга авыл...

Яшәешебезнең бизәге булган хатын-кызлар бәйрәмендә һәр ел саен бар җиһан җанлана, табигатьтә яз сулышы бөркелә. Әйтерсең, асыл затларыбыз күңеленнән сирпелгән җылылык ак карларны эретә, сихри дөньяга сафлык, наз, илаһилык, ямь өсти. Шушы гүзәл бәйрәм уңаеннан, бүген Сарысаз Тәкермән мәдәният йортында "Тиңнәр бит сез чәчәк-гөлләргә" дигән бәйрәм кичәсе үтте.
Хатын-кызларга авыл үзешчәннәре үзләренең җыр-биюләрен бүләк иттеләр. Килгән кунаклар, яшь вакытларын искә төшереп, элеккеге җырларны җырладылар, биеделәр. Бәйрәм чәй өстәле артында дәвам итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев