САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Сарманның ветеран укытучылары ифтар мәҗлесенә җыелды

10 март көнне Сарман авылында ветеран укытучыларга атап әзерләнгән традицион ифтар мәҗлесе үткәрелде.

Чараны Сарман авылы «Тәүфыйк» мәчете имамы Илнур хәзрәт Сабуров алып барды. Мәҗлес Аллаһ сүзләре — Коръән уку белән башланып китте.
Мәҗлес барышында «Уку» һәм «Укытучыларга хөрмәт» темасына презентация күрсәтелде. Казан шәһәре «Алтаң» мәчете имам-хатыйбы Йосыф хәзрәт Дәүләтшин үзенең үтемле чыгышында укытучылар белән бәйле тарихны искә алды һәм өлкәннәрнең дәрәҗәсен ассызыклады. Чараны дәвам итеп, Сарман мөхтәсибе Сәид хәзрәт Хаков вәгазь сөйләде. Казан кунагы, Сарман егете Айрат Сабиров укытучыларга булган хөрмәт сүзләрен җиткерде.
Чарада катнашкан мәгариф бүлеге җитәкчесе Гөлназ Исмәгыйлева мәгарифтәге казанышлар белән таныштырды. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сахипова оештыручыларга кайнар рәхмәтләрен белдерде.
Мәҗлес ахырында килгән һәр кунакка күчтәнәчләр таратылды. Чара дога кылып тәмамланды.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев