Сарманның Бузат чишмәсе «ялт» иткән
Узган атнада без битараф булмаган бер райондашыбызны Бузат чишмәсенең торышы борчуы турында хәбәр иткән идек.
Ул безнең белән тагын элемтәгә чыкты – бу юлы рәхмәт сүзләре белән.
– Чишмәгә матур төс кергән. Контейнер да бар, үләннәр дә чабылган, чүп-чар да җыештырылган. Бик зур рәхмәт. Бәлки, башкалар да чисталыкны күрә һәм саклый белә башларлар. «Сарман: иң яңа хәбәрләр!», сез – афәрин! – диде ул.



Шулай ук укыгыз:
Сарманда Бузат чишмәсен чүплеккә әйләндергәннәр
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев