САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сарманның “Сандугач” балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркемендә Яңа ел үтте

29 декабрьдә Сарман авылының "Сандугач" балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеме балалары Яңа елга багышланган тамаша күрсәттеләр. Балалар Африкалы Кыш бабай (Диләрә Фатхуллина), Америкалы Санта-Клаус (Нәкыя Әшрафуллина) тылсымчы Габдрахман-Ибн-Хотаб (Фәйрүзә Бәдретдинова) белән үзебезнең Кыш Бабай (Гөлшат Мостафина) һәм Карчәчәккә (Мәдинә Хәйруллина) Бөек Устюгка сәяхәт кылдылар. Сәяхәт матур җыр-шигырьләр, дәртле биюләр, могҗизалар...

29 декабрьдә Сарман авылының "Сандугач" балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеме балалары Яңа елга багышланган тамаша күрсәттеләр.

Балалар Африкалы Кыш бабай (Диләрә Фатхуллина), Америкалы Санта-Клаус (Нәкыя Әшрафуллина) тылсымчы Габдрахман-Ибн-Хотаб (Фәйрүзә Бәдретдинова) белән үзебезнең Кыш Бабай (Гөлшат Мостафина) һәм Карчәчәккә (Мәдинә Хәйруллина) Бөек Устюгка сәяхәт кылдылар. Сәяхәт матур җыр-шигырьләр, дәртле биюләр, могҗизалар белән үрелеп барды.

Бәйрәмебезнең кульминацион өлеше кар йомарламаларының Кыш Бабай бүләкләренә әйләнгән могҗизасы белән тәмамланды. Тамаша ахырында ел хуҗасы Әтәчнең керүе дә бәйрәмгә ямь өстәде.

Тәрбияче Эльза Гыйльметдинова һәм әти-әниләр исеменнән Гөлшат Мостафина.

Шулай ук укыгыз:

Сарманның "Сандугач" балалар бакчасында Яңа ел бәйрәмнәре узды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев