САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Сарманның чыгарылыш укучылары рус әдәбиятыннән сочинение яздылар

3 нче декабрь көнне, районның барлык мәктәпләрендә чыгарылыш класс укучылары рус әдәбиятыннан сочинение яздылар. 20 нче ноябрьдә бердәм дәүләт имтиханнары кысаларында алар аны язып караганнар иде инде. Ул вакытта бер генә укучы "незачет" алган иде. Сочинение йомгаклау аттестациясенә кертелү өчен "ачкыч" - допуск булып тора. Укучы "незачет" алса, аңа ике...

3 нче декабрь көнне, районның барлык мәктәпләрендә чыгарылыш класс укучылары рус әдәбиятыннан сочинение яздылар.

20 нче ноябрьдә бердәм дәүләт имтиханнары кысаларында алар аны язып караганнар иде инде. Ул вакытта бер генә укучы "незачет" алган иде. Сочинение йомгаклау аттестациясенә кертелү өчен "ачкыч" - допуск булып тора. Укучы "незачет" алса, аңа ике тапкыр - 4 нче февраль һәм 6 нчы майда аны яңадан язу хокукы бирелә. Авыру балаларга сочинение урынына изложение язу каралган. Әмма, мәгариф бүлегеннән хәбәр итүләренчә, чыгарылыш класс укучылары арасында авыру балалар юк һәм барысы да сочинение язганнар. Телефоннар алып керү тыелган. Укучыларга 5 тема тәкъдим ителгән һәм 235 минут вакыт бирелгән. Шунысын да әйтергә кирәк, сочинение нәтиҗәләре укучы укырга кергәндә вузлар тарафыннан исәпкә алынырга мөмкин. Аларны мәгариф бүлеге каршында төзелгән махсус комиссия тикшерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев