САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сарманның "Ялкын"ы җиңү яулады

Бүген Мортыштамак авылының Мор елгасы өслегендә, билгеле булганча, кышкы картинг буенча республиканың Көньяк-Көнчыгыш Кубогының 4 этабы үтте.

Анда барлыгы 120 ләп спортчы катнашты. Көне буе барган ярышларны күзәтергә тамашачылар да шактый килгән иде. Сәүдә нокталарында чәй кайнады, коймак пеште, шашлык кызды. Нәтиҗәдә районның "Ялкын" картинг клубы командасы зур җиңү яулады. Икенче урынга - Урыссуның "Шмель", өченчегә КамАЗ-мастер картингчылары чыктылар. Җиңгән командаларга һәм шәхси беренчелек призерларына район башлыгы Фәрит Хөснуллин Кубоклар һәм медальләр тапшырды. "Ялкын" командасы районның ДОСААФ оешмасыннан - 3 мең сумлык сертификат, Юл иминлеге дәүләт учреждениесеннән бүләккә принтер алды.

Альбина Сабирова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев