Кәүҗияк авылы килене Лилия Гаязованың тортлары – телеңне йотарлык
Лилия Гаязова - тумышы белән Сарман авылыннан. Моннан ике ел элек Кәүҗияк авылына килен булып төшә. Тормыш иптәше Айнур белән ике бала үстерәләр. Аерым йорт сатып алып, башка чыкканнар. Лилия Кәүҗияк авылы мәдәният йортында сәнгать җитәкчесе булып эшли. Мәктәп укучылары өчен хореография түгәрәге оештырып җибәргән. Балалар анда теләп шөгыльләнә. Тиздән...
Лилия Гаязова - тумышы белән Сарман авылыннан. Моннан ике ел элек Кәүҗияк авылына килен булып төшә. Тормыш иптәше Айнур белән ике бала үстерәләр. Аерым йорт сатып алып, башка чыкканнар. Лилия Кәүҗияк авылы мәдәният йортында сәнгать җитәкчесе булып эшли. Мәктәп укучылары өчен хореография түгәрәге оештырып җибәргән. Балалар анда теләп шөгыльләнә. Тиздән коллектив авыл халкы алдында иҗат отчеты куймакчы. Инде шактый биюләр өйрәнгәннәр.
Лилия пешеренергә ярата. Үзе дә төрле рецептлар уйлап чыгара.
- Менә бу татлы кабымлыкны мин "Лилия торты", дип атадым, - диде ул бик матур бизәлгән тортны кулына алып. - Моның өчен ике йомырка, 1 стакан сөт, 1 стакан карлыган вареньесы, 1 стакан шикәр комы, 2 чәй калагы сода, 2 стакан он кирәк. Барысын бергә кушып, яхшылап болгатабыз һәм, әзер массаны ике тигез өлешкә бүлеп, пешереп алабыз. Суынгач, ике катлам арасына һәм иң өске өлешенә кибеттә сатыла торган куертылган сөтне сылап, өстен кокос йомычкасы белән бизибез. Әллә ни вакыт та кирәкми, мәшәкатьсез, шул ук вакытта тәмле дә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев