Реклама
Спорт
Сарманнан Фәнис Фәретдинов халыкара Себер марафонында лаеклы чыгыш ясады
Күптән түгел Омск шәһәрендә XXV халыкара Себер марафоны үтте. Анда Россиядән генә түгел, башка чит илләрдән дә 1200гә якын кеше катнашты. Анда Сарман егете Фәнис Фәретдинов та үз көчен сынады. "Быелгы марафон трассасы җиңелләрдән булмады, марафончыларга шәһәр буенча күп кенә истәлекле урыннар, Иртыш елгасы яр буйлары, сөзәк һәм текә юллар...
Күптән түгел Омск шәһәрендә XXV халыкара Себер марафоны үтте. Анда Россиядән генә түгел, башка чит илләрдән дә 1200гә якын кеше катнашты. Анда Сарман егете Фәнис Фәретдинов та үз көчен сынады. "Быелгы марафон трассасы җиңелләрдән булмады, марафончыларга шәһәр буенча күп кенә истәлекле урыннар, Иртыш елгасы яр буйлары, сөзәк һәм текә юллар аша үтәргә туры килде. Көне дә салкын, яңгырлы иде, - ди Фәнис. - Шулай да, бәйге - бәйге инде. Анда Кениядән килгән спортчылар үзләренең ныклы хәзерлекле булулары белән аерылып тордылар, призлы урыннар да аларда булды". Фәниснең күрсәткечләре дә куанычлы. 42 километр 195 метр араны 2 сәгать 57 минут 53 секундта үтеп, ул үз яшь төркемендә бишенче урын яулады һәм махсус призга лаек булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев