Сарманлыларга витаминлы җимеш чәен тәкъдим итәбез
Бакчада сырганак агачы үстерү катлаулы түгел. Сырганакның җимешләре август азагында пешә башлый. Аны шул вакыттан башлап октябрьгә кадәр җыярга була.
Сырганак җимеше А, С, Е витаминнарына, минералларга бай. Аның мае тиредә һәм эчке органнардагы яраларны төзәтә. Шуңа күрә әлеге җимешне ашказаны һәм унике илле эчәктә җәрәхәт булса, гинекология, урология, лор-авыруларын дәвалаганда файдаланалар. Әмма бавыр, ашказаны асты бизе һәм үт куыгы чирләре көчәйгәндә сырганакны бик сак кулланырга киңәш ителә.
Сырганак мае
Сырганак маен өй шартларында да ясап була. Мәсәлән, иттарткыч аша чыгарылган 1 литр җимешнең согын сыгып алып, калган сыгынтысына 0,5 литр үсемлек мае (40 градуска кадәр җылытылган) кушалар. Сырганак бөтен файдалы үзлеген майга бирсен өчен, бу катнашманы 7-8 көн караңгы урында тоталар, вакыт-вакыт болгаталар (тимер савыт файдаланырга ярамый). Аннары маен сөзеп алалар.
Сырганак чәе
Сырганакны көздән туңдыргычка куеп калдырып, кыш көне бал белән чәй ясап эчү тәмле була.
Чәйнеккә сырганакның бер өлешен – шул килеш, ә икенчесен сытып салырга кирәк. Шулай ук бераз гына кара чәй өстәп җибәрергә һәм һәркем үзе яраткан җиләк-җимешне: мәсәлән, әфлисун, лимон, имбир кисәкләре һәм бөтнек яфрагы (кипкәне дә ярый) салырга мөмкин. Кайнар су салып, мондый чәйне бераз төнәтеп тоткач, эчәргә була.
Сырганак чәенә тәме буенча айва, хөрмә, груша, ананас һәм өрек кебек җимешләр дә туры килә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев