САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек саклау

Сарманлылар Халыкара симерүгә каршы көрәш көненә кушылалар

Бөтендөнья Сәламәтлек саклау Оешмасы тарафыннан симерү безнең заманның йогышлы булмаган яңа инфекциясе дип танылган.

25 ноябрьдә Халыкара симерүгә каршы көрәш көне билгеләп үтелә. Бөтендөнья Сәламәтлек саклау Оешмасы мәгълүматларына караганда, дөньяда 18 яшьтән өлкәнрәк 650 миллион кеше, 120 миллион бала симерүдән интегә. Белгечләр әйтүенчә, ул кеше гомерен шактыйга кыскарта. Кеше гәүдә авырлыгы чамадан тыш артык булмаганда – 3-5, симезлек артык күзгә ташланып торганда, уртача 15 елга кадәр кимрәк яши. Сарманлылар арасында да симерүдән зыян күрүчеләр бар. Ул нәрсәсе белән куркыныч? Аннан ничек сакланырга? Табибә Рания Мөхәммәдишинаның киңәшләре – шул хакта. 
– Симерү – артык гәүдә авырлыгы белән характерланучы хроник авыру. Бу авыру белән интегүче кеше тышкы яктан да ямьсез күренә, сәламәтлеген дә зур куркыныч астына куя. Май катламы тире астына гына түгел, эчке органнар өстенә дә җыела һәм аларның эшен авырлаштыра. Симергәндә, май тукымаларында май таркалу кими, ә кирәгеннән артык ашау алга таба да май туплануга китерә. 
Дөньяның алга киткән илләрендә симерү бик киң таралган, Россиядә дә 30 яшьтән узган кешеләрнең яртысыннан артыгы шушы авырудан интегә. Симез кеше йөрәк-кан, онкология, диабет авыруларына да тиз бирешүчән була. Артык гәүдә авырлыгы нәтиҗәсендә килеп чыккан авырулардан ел саен миллионнарча кеше үлә. 
Симерү кулланыла һәм тотыла торган энергиянең дисбалансы нәтиҗәсендә килеп чыга. Физик активлыкның тиешле дәрәҗәдә булмавы, баллы эчемлекләр һәм соклар, камыр ризыклары һәм алкогольле эчемлекләр белән мавыгу да симерүгә китерә. Артык күп ашау бигрәк тә 40-45 яшьтән өлкәнрәкләр өчен куркыныч. Чөнки бу яшьтә организмда үзгәрешләр башлана, эчке секреция бизләренең эшчәнлеге, матдәләр алмашы, энергия кулану кими. Туклануның кеше сәламәтлегенә тәэсир итүе галимнәр тарафыннан да расланган. Симермәс өчен, түбәндәге киңәшләрне тоту урынлы булыр: 
– Алкогольле эчемлекләр белән мавыкмаска; 
– Спорт белән (бигрәк тә йөзү, җиңелчә йөгерү, велосипедта йөрү файдалы) даими шөгыльләнергә (хәтта 15 минут физик күнегүләр ясау да организмны тонуста тотарга ярдәм итә); 
– Хроник авыруларның көчәюенә юл куймаска; 
– Калорийның һәм гормональ фонның тәүлеклек нормасын контрольдә тотарга; 
– Стрессларга юл куймаска, йокы һәм ял режимын тотарга.

Фото:https://ru.freepik.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев