Сарманлылар Раштуада күңел ачтылар
.
Кичә сарманлылар Раштуаны бәйрәм иттеләр. Районыбызда төрле милләт вәкилләре дус һәм тату яшиләр, бәйрәмнәрне дә бергә билгеләп үтәләр. Раштуа да райондашларыбызның уртак бәйрәменә әверелде. Олысы-кечесе төрле кызыклы уеннарда катнашты, чыршы тирәли әйлән-бәйлән әйләнде, җырлады, биеде. Сарманлылар янына бәйрәмгә Кыш бабай белән Кар кызы да килде.
Зөлфия Шәрипова язмасы, фотолар һәм видеолар - район мәдәният йорты архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев