САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сарманлылар Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен билгеләп үттеләр

Кичә — 6 июль көнне район үзәгендәге Татар Илеге паркында сарманлылар Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен билгеләп үттеләр.

Аларны бәйрәм белән район башлыгы Фәрит Хөснуллин тәбрикләде, районның үрнәк гаиләләренә, күп балалы, тәрбиягә бала алган, уллары махсус хәрби операциядә һәм башка җаваплы нокталарда хезмәт итүче әти-әниләргә аеруча зур рәхмәт белдерде.
Бәйрәм район сәнгать осталары башкаруындагы җырлар, биюләр белән дәвам итте. Бәйрәм мәйданчыгында шулай ук балалар өчен мастер-класслар, сәүдә нокталары эшләде, ә район үзәк китапханәсе хезмәткәрләре кечкенә дусларыбызга «Өч кыз» дигән курчак театры спектаклен дә тәкъдим иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев