Сарманлылар Бөтендөнья туберкулезга каршы көрәш көнен билгеләп үтәләр
Моннан 141 ел элек немец микробиологы Роберт Кох туберкулез таякчыклары табылуын игълан итә
Бүген - 24 март Бөтендөнья туберкулезга каршы көрәш көне.
Туберкулез микроблары әйләнә-тирәгә авыру кеше йөткергәндә, төчкергәндә, сөйләшкәндә төкерек кисәкчекләре белән чыга. Кеше организмына микроблар, гадәттә, сулыш юллары аша эләгә. Организмның саклану көче җитәрлек булмаса, туберкулез таякчыклары канга эләгәләр һәм, төрле органнарда туктап, авыру китереп чыгаралар. Инфекция чыганагы белән бер бүлмәдә (өйдә яки эштә) очрашып тору, микробларның организмга кабат эләгүе, авыру белән бер йортта яшәү авырып китүгә этәргеч булып тора.
Күбрәк үпкә туберкулезы очрый. Авыруның иң беренче билгесе - температура күтәрелү. Авыру әкренләп ябыга, тирләүчән була. Тирләү бигрәк тә төнлә һәм таң алдыннан йокыдан уянганда күзәтелә. Авыруның башында ук каты ютәл сизелгәли, тора-бара, ул көчәя һәм какрык та килә башларга мөмкин, ягъни туберкулезның актив формасы башлана. Төрле стресслар, иммунитетның какшавы, начар туклану, тәмәке һәм аракы кулану нәтиҗәсендә хәлсезләнгән организмда авыру бик тиз көчәя. Туберкулезның актив формасы белән авыручылар әйләнә-тирәдәгеләр өчен инфекция чыганагына әйләнәләр. Кох таякчыклары үпкәдә бик тиз үрчи башлыйлар, аны җимерәләр һәм, ютәлләгәндә, бронхлар аша һавага чыгалар.
Дөрес диагнозны флюорография, рентген, Манту пробасы ярдәмендә яки лаборатор юл белән ачыкларга мөмкин.
Манту пробасы балаларга һәм яшүсмерләргә ел саен куела. Безнең районда туберкулез очраклары еш теркәлү сәбәпле, 15 яшьтән соң һәркем елга бер мәртәбә флюорографик тикшеренү үтәргә тиеш. Бу туберкулез авыруын гына түгел, үпкәдә һәм күкрәк куышлыгында булган башка авыруларны да ачыкларга ярдәм итә.
Соңгы елларда табиблар антибиотикларга бирешмәүче туберкулез турында чаң кагалар. Авыруның бу формасы дәвалауны ахырына кадәр җиткермәгәндә, табиб билгеләгән даруларны вакытында һәм дөрес кабул итмәгән очракларда килеп чыга, ягъни таякчыклар “чыныга”. Бу очракта авыруны дәвалау бик озакка сузыла, көчлерәк һәм кыйммәтлерәк дарулар кулланырга кирәк була. Шуңа күрә туберкулезны дәвалау бары тик табиб күзәтүе астында гына алып барылырга тиеш.
Туберкулезга каршы көрәштә беренче чара - БЦЖ прививкасы ярдәмендә ясама рәвештә булдырылган иммунитет, ягъни авыруга каршы торучанлык санала. Шуңа күрә әти-әниләр бу прививкадан баш тартуның бала өчен бик аяныч тәмамланырга мөмкин икәнлеген аңласыннар иде.
Организмның табигый каршы торучанлыгы да булса, туберкулез кеше өчен куркыныч түгел. Хезмәт белән ялны дөрес чиратлаштыру, дөрес туклану, даими физкультура ясау, организмны чыныктыру, тәмәке һәм аракыдан баш тарту – барысы да туберкулезга каршы киртә булып тора.
Рузилә Йосыпова, гигиена-эпидемиология үзәгенең Зәй бүлеге табиб-эпидемиологы ярдәмчесе.
Узган ел Сарман районында 2 туберкулез очрагы теркәлде. Бу 2021 елгы күрсәткечтән 4,5 тапкырга азрак. Авыручыларның икесе дә - 18-59 яшьлек актив хезмәт яшендәге кешеләр. Быелның өч аенда 1 актив туберкулез очрагы ачыкланды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев