Реклама
Җәмгыять
Сарманлылар йолдызнамә буенча тукланалар
Газетабызның "Киңәш-табыш ярминкәсе" сәхифәсендә яңа рубрика ачып, аны "Йолдызлар ашханәсе" дип атарга булдык. Анда төрле йолдызлыклар астында туучыларның нинди ризыкка өстенлек бирүләре, нәрсәләр пешерергә яратулары турында язачакбыз. Сез дә үзегезнең "фирменный" рецептларыгызны башка газета укучылар белән дә уртаклашырсыз дип көтеп калабыз. Бүген сүз - Кәҗәмөгезләр турында. Кәҗәмөгез бик таләпчән, үз-үзенә...
Газетабызның "Киңәш-табыш ярминкәсе" сәхифәсендә яңа рубрика ачып, аны "Йолдызлар ашханәсе" дип атарга булдык. Анда төрле йолдызлыклар астында туучыларның нинди ризыкка өстенлек бирүләре, нәрсәләр пешерергә яратулары турында язачакбыз. Сез дә үзегезнең "фирменный" рецептларыгызны башка газета укучылар белән дә уртаклашырсыз дип көтеп калабыз. Бүген сүз - Кәҗәмөгезләр турында.
Кәҗәмөгез бик таләпчән, үз-үзенә ышанучан була. Шуңа күрә ул туклыклы, тәмле, гади ризыкларны ярата. Дустыңны кунакка чакырганда, бәрәңге, үрдәк кыздырсаң, борщ пешерсәң, пилмән, мантый ясасаң, бик җиткән. Мондый традицион ризыклар Кәҗәмөгезне күбрәк сөендерер.
Аның өчен яхшы пешекче - тиз һәм тәмле итеп пешерүче. Ризыкның үзкыйммәте кечкенә булса, тагын да яхшырак. Кулинария шедеврларын ул бәйрәмнәрдә генә ясый. Көндәлек тормышта ашау өчен күп акча һәм вакыт әрәм итүне өнәп бетерми.
Кәҗәмөгезләрнең күбесе ит һәм яшелчә ярата. Томалап һәм кыздырып пешерелгән ризыкларга өстенлек бирә. Артык килограммнар да шуның аркасында өстәлә. Шуңа күрә бу ризыкларны ашлар, салат, балык белән алыштырырга киңәш ителә. Аксымның иттә генә түгел, сөт продуктлары, кузаклылар, ярмалар, яшелчә һәм чикләвектә дә булуын онытмаска кирәк. Фасольле аш, арпа боткасы, сыр, яшелчәләрдән әзерләнгән рагу рационны төрләндерергә мөмкинлек бирә.
Баллы ризыклар, токмач, дөге һәм бәрәңге рәвешендәге углеводларның күләмен киметү дә тазарудан саклап калыр.
Кәҗәмөгез өчен кибеттәге пилмән, консерва, колбасалардан баш тарту файдалы. Ярымфабрикатлар аңа ярамый.
Десертка килгәндә, Кәҗәмөгез яңа өлгергән җиләк-җимеш һәм җиләкләр сайласын иде. Ул өрек, кара җимеш салынган эремчек запеканкасына, өйдә пешерелгән белен, җиләк кайнатмасына шат булачак. Аңа кунакка барганда, кибеттән алынган торт, конфет күтәреп барма. Үзең пешергән печенье, алма бәлеше хуҗаны күбрәк сөендерер.
Эчемлекләр дигәндә, Кәҗәмөгез яңа пешерелгән чәй яки кофе сайлый.
Кәҗәмөгез йолдызлыгы астында туучыдан рецепт
Фирая Хакова, «Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге» директорының дубляж буенча урынбасары:
«Каенана теле» салаты
Кирәкле ингредиентлар:
3 килограмм ташкабак
1 килограмм помидор
1 ачы борыч
5 татлы борыч
150 грамм сарымсак
200 грамм шикәр комы
2 аш калагы тоз
250 грамм үсемлек мае
200 грамм 9%лы аш серкәсе
Ясау ысулы:
Ташкабакларны чистартырга. Буйга урталай ярып, нәзегрәк ярымтүгәрәкләргә телгәләргә. Башка барлык ингридиентларны иттарткыч аша чыгарырга яки блендерда вакларга һәм кайнатырга утыртырга (аш серкәсен әле кушасы түгел). Шул кайнар катнашманы ташкабаклар өстенә салырга һәм 2 сәгать тотарга. Аннан соң плитәгә утыртып, кайнатып чыгарырга һәм 20 минут кайнатырга. 5 минут кала аш серкәсен салырга. Банкаларга тутырып, капларга һәм әйләндереп төреп куярга.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев