Реклама
Мәдәният
Сарманлылар Яр Чаллы сәхнәләрен яулап кайттылар
Үткән атнада, 29 ноябрь көнне, Сарман балалар сәнгать мәктәбе укучылары Яр Чаллы шәһәрендә иҗади көрәштә көч сынаштылар."Бәхет йолдызы" дип исемләнгән Республика фестиваль- конкурсына10 заявка җибәрелде. Җырлы-моңлы Сарман исемен тагын бер кат аклап трио "Юлдаш" ансамбеле һәм Эльвина Губайдуллина- 1 урын лауреатлары, Лиана Антонова һәм Рада Латыпова- 2 урын лауреатлары, Миләүшә...
Үткән атнада, 29 ноябрь көнне, Сарман балалар сәнгать мәктәбе укучылары Яр Чаллы шәһәрендә иҗади көрәштә көч сынаштылар."Бәхет йолдызы" дип исемләнгән Республика фестиваль- конкурсына10 заявка җибәрелде. Җырлы-моңлы Сарман исемен тагын бер кат аклап трио "Юлдаш" ансамбеле һәм Эльвина Губайдуллина- 1 урын лауреатлары, Лиана Антонова һәм Рада Латыпова- 2 урын лауреатлары, Миләүшә Рамазанова һәм Рания Зарипова -3 урын лауреатлары исемнәрен яулап кайттылар. Динә һәм Дилә Киямовалар, Ильгиз Саетов, Эльвина Гайфутдинова- 1 дәрәҗәле, Самира Латыпова- 2 дәрәҗәле дипломнар белән бүләкләнделәр. Укучыларыбызга яңа уңышлар, яңа үрләр яуларга теләп калабыз! Һәм әлбәттә инде, шушындый талантлар устереп, йөрәк җылыларын бүләк итеп, конкурсларда чыгыш ясаганда терәк булучы укытучыларыбыз: Латыпова Гөлназ Гильусовна;, Хадиуллина Гульнур Асхатовна;, Хазиева Резеда Рафисовна; һәм Хамидуллина Расиха Мугалляфовна балалар лаеклы урыннар алсын өчен күп көч куйдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев