САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сарманлылар сыйфатлы товар сайлый беләләрме?

Кибетләрнең, сәүдә нокталарының да төрлесе була. Бер ишләрендә сыйфатлы, яхшы товарлар гына булса, икенче берләрендә куллану вакыты чыккан, көяләп, күгәреп беткән ризык сатарга да тайчанмыйлар. Ярый ла, үз хокукларыңны даулый алсаң. 14 ноябрьнең бөтен дөньяда Сыйфат көне итеп кабул ителүе дә юкка түгел. Шуның белән булса да, бу өлкәгә киң...

Кибетләрнең, сәүдә нокталарының да төрлесе була. Бер ишләрендә сыйфатлы, яхшы товарлар гына булса, икенче берләрендә куллану вакыты чыккан, көяләп, күгәреп беткән ризык сатарга да тайчанмыйлар.

Ярый ла, үз хокукларыңны даулый алсаң. 14 ноябрьнең бөтен дөньяда Сыйфат көне итеп кабул ителүе дә юкка түгел. Шуның белән булса да, бу өлкәгә киң җәмәгатьчелекнең игътибарын юнәлтү, үз хокукларыңны яклау кирәклеген искәртәләр. Ә шулай да сезнең сыйфатсыз товарга туры килгәнегез бармы? Сораштыруыбыз - шул хакта.
Гөлназ, Сарман авылы:
- Бездә сәүдә культурасы тиешле дәрәҗәдә түгел. Сыйфатсыз товарга юлыкмас өчен, кибеткә кергән саен һәрнәрсәне җентекләп карыйм. Ризыкларның составына, куллану вакытына игътибар итәм.
Лилия, Сарман авылы:
- Иң кыены - сыйфатлы кием алу. Андый кибетләр шәһәрләрдә дә бармак белән генә санарлык. Кием-салымны, күбесенчә, Яр Чаллыдан алырга тырышабыз.
Алия, Сарман авылы:
- Алган әйберне кибеттә яки базарда гына яхшылап карап бетерү мөмкин түгел. Өйгә кайткач, җитешсезлек ачыкланса, икенче көнне үк сатучы янына китәм. Алыштырмыйм, акчасын кире кайтармыйм, дип тормыйлар, проблеманы шундук хәл итәләр.
Илнар Тимриев, Татарстан дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы эчке базар үсеше һәм аны координацияләү бүлеге начальнигы:
- Кулланучылардан кергән дәгъваларны төрләргә бүлеп карасаң, иң күбе көнкүреш техникасының, кәрәзле телефоннарның сыйфаты белән бәйле. Җитешсезлекләр булуга карамастан, кибетләр товарны алыштырудан яки акчаны кире кайтарып бирүдән баш тарта. Еш кына кулланучы, товар ремонты чорына, шундый ук товар белән тәэмин ителми. Начар сыйфатлы өс һәм аяк киемнәре сатып алган, сатучының әлеге "брак"ны танырга теләмәү очраклары да көннән-көн арта. Көнкүреш хезмәте күрсәтү белән бәйле мөрәҗәгатьләрнең шактые торак ремонтына туры килә. Кергән гаризалардан күренгәнчә, төп дәгъва - эшнең сыйфатсыз башкарылганлыгы һәм срокларның үтәлмәве. Еш кына тәрәзә, ишек куйганда, үлчәмнәрне дөрес алмау, монтажлаганда, төрле җитешсезлекләр булу, килешүгә кулланучының законлы хокукларын чикләүче шартлар кертелү, хезмәт күрсәтүче һәм күрсәтелә торган хезмәтләр турында дөрес булмаган мәгълүмат бирү кебек очраклар да шактый. Безнең бүлек хезмәткәрләре ярдәмгә һәрчак әзер. Телефоныбыз: (8555) 36-63-76.
Үткәрелгән планлы һәм плансыз рейдлар вакытында ун айда гына да сәүдә нокталарында 102 мең сумлык куллану сроклары чыккан товарлар барлыгы ачыкланды. Шуның 12 мең сумы Сарман районы буенча.
Ун айда кулланучылардан, сыйфатсыз товар алу һәм сыйфатсыз хезмәт күрсәтү белән бәйле, 1823 мөрәҗәгать кабул ителде. Шуларның 35е Сарман районы буенча. Аларның 33е кулланучылар файдасына хәл ителде.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X