САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сарманлылар софинанслау Программасындагы үзгәрешләр буенча сорауларга җавап ала алалар

Сорау: Федераль законнарга үзгәреш керү сәбәпле пенсияне дәүләт ярдәмендә софинанслау Программасында катнашу шартларына да кайбер үзгәрешләр керде. Шул турыда анлатып үтсәгез иде. Иң мөһим яңалык - Программага керү вакыты 2014 елның 31 декабренә кадәр озайтылды, ә Программага яңа кергәннәргә беренчел взнос түләү срогы - 2015 елның 31 гыйнвары. Шул ук...

Сорау: Федераль законнарга үзгәреш керү сәбәпле пенсияне дәүләт ярдәмендә софинанслау Программасында катнашу шартларына да кайбер үзгәрешләр керде. Шул турыда анлатып үтсәгез иде.

Иң мөһим яңалык - Программага керү вакыты 2014 елның 31 декабренә кадәр озайтылды, ә Программага яңа кергәннәргә беренчел взнос түләү срогы - 2015 елның 31 гыйнвары.

Шул ук вакытта Дәүләт ярдәмендә пенсия тупланмаларын арттыруга Россия Пенсия фондыннан бер төрле дә пенсия алмаучы иминиятләнгән затлар гына хокуклы. Бу яңалык Программага яңа керүчеләргә генә кагыла (Программага элек кереп калган пенсионерларга кагылмый).

2008 елның 1 октябреннән 2013 елның 1 октябренә кадәр Программага кергән һәм аны «активлаштыру» өчен бер тапкыр да акча күчермәгәннәргә Программадан төшеп калмас өчен 2014 елның 26 декабренә кадәр 2 мең сумнан ким булмаган беренчел взносны күчерергә кирәк.

Программага 2014 елның 31 декабренә кадәр керүчеләргә, 2015 елда дәүләт ярдәмен алу өчен 2 мең сумнан ким булмаган беренчел взносны 2014 елның 31 декабренә кадәр кертергә кирәк.

Әлеге шартларны үтәгәндә дәүләт булачак пенсиягә ел саен күчергән взносларны 10 ел буе софинанслый.

Сорау:бу сумманы кайчан һәм ничек итеп алып була соң?

Бу сумманы пенсиягә чыкканнан соң өч төрле юл белән: 10 елга бүлеп, пенсиянең тупланма өлеше рәвешендә 19 елга бүлеп, яисә пенсиянең 5 % ыннан артмаган очракта бер тапкыр алу мөмкинлеге каралган.

Шул ук вакытта бер тапкыр алына торган сумманы алу өчен мөрәҗәгать итү вакытына да үзгәрешләр керде.

Исегезгә төшерәбез, 2015 елның 1 январеннән бер тапкыр алына торган пенсия тупланмаларын алу өчен кимендә 5 елга бер тапкыр мөрәҗәгать итү каралган. Шуны да әйтеп үтәргә кирәк, биш еллык вакыт арасы 2015 елның 1 январеннән соң бер тапкыр түләү алу өчен мөрәҗәгать иткән вакыттан хисаплана башлый.

Бу турыда тулырак итеп www.pfrrt.ru сайтыннан һәм Татарстан Республикасы Пенсия фонды Бүлекчәсенең (843) 279-27-27 яки 8 800 510 55-55 телефоны аша да, Сарман районы пенсия фонды идарәсенең 2-43-08, 2-47-85 телефоннары аша да белергә була (тәүлек буе, Россия буенча шалтырату бушлай).

Бүген дәүләт ярдәмендә пенсияне арттыру Программасында 580 мең татарстанлы (район буенча 1273 кеше) катнаша. Программа эшли башлаган көннән татарстанлылар булачак пенсияләренә 1,5 млрд. (район буенча 15,6 млн.) сум акча керткән булсалар , дәүләт 214,2 мең кешегә 1,2 млрд. сум күләмендә внос күчерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев