Сарманлылар легаль булмаган алкогольга каршы
2013 елның 11 аенда Татарстанда 1468 алкоголь белән агулану очрагы теркәлгән. Узган елны шул ук вакыт эчендә барлыгы 1071 мондый очрак теркәлгән иде. Алкоголь белән агуланып үлүчеләр саны артык үзгәрмәгән: 284 кеше урынына 287. Яңа ел бәйрәмнәре якынлашу сәбәпле, әлеге саннар шактый артырга мөмкин. Моңа сәбәпле булып легаль алкоголь продукциясе...
2013 елның 11 аенда Татарстанда 1468 алкоголь белән агулану очрагы теркәлгән. Узган елны шул ук вакыт эчендә барлыгы 1071 мондый очрак теркәлгән иде. Алкоголь белән агуланып үлүчеләр саны артык үзгәрмәгән: 284 кеше урынына 287. Яңа ел бәйрәмнәре якынлашу сәбәпле, әлеге саннар шактый артырга мөмкин.
Моңа сәбәпле булып легаль алкоголь продукциясе урынына легаль булмаган килү тора. Сатып алучыларны очсыз бәя һәм сатучыларның ышандырулары кызыктыра. Барысы да сатып ала: алкоголиклар да, уртакуллар да, байлар да.
Әгәр дә сезнең сатуда легаль булмаган алкоголь барлыкка килүе турында информация я шик-шөбһәгез бар икән, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең "кайнар линия" телефоны буенча шалтыратыгыз: 8 (843) 278-92-79. Шулай ук сез Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы (Сарман районы да монда керә) "кайнар линия" телефоны буенча шалтырата аласыз: 8 (8555) 36-63-85.
Шулай ук укыгыз:
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев