Сарманлылар интернет-конкурста катнаша алалар
2014 елның 15 октябреннән 15 декабренә кадәр "Бу дөнья нинди матур!" ("Как прекрасен этот мир!") дигән үзешчән рәссамнар декоратив-кулланма иҗат осталары интернет-конкурсы үтәчәк. Анда мәктәпкәчә учреждение, мәктәп, лицей, гимназия, көллият укучылары, урта һәм югары уку йортлары студентлары, балалар сәнгать мәктәбе укучылары, үзешчән рәссамнар, дизайнерлар, декоратив-кулланма иҗат осталары катнаша алалар. Конкурс...
2014 елның 15 октябреннән 15 декабренә кадәр "Бу дөнья нинди матур!" ("Как прекрасен этот мир!") дигән үзешчән рәссамнар декоратив-кулланма иҗат осталары интернет-конкурсы үтәчәк. Анда мәктәпкәчә учреждение, мәктәп, лицей, гимназия, көллият укучылары, урта һәм югары уку йортлары студентлары, балалар сәнгать мәктәбе укучылары, үзешчән рәссамнар, дизайнерлар, декоратив-кулланма иҗат осталары катнаша алалар. Конкурс "Сурәтләү сәнгате", "Декоратив-кулланма иҗат" һәм "Дизайн" номинацияләрендә узачак.
marsu.ru сайтыннан фото файдаланылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев