Сарманлылар чыршыларны кисүгә каршы
Яңа елны кайсыбыз гына бизәлгән чыршысыз каршылый икән? Андыйлар, булса да, бармак белән генә санарлык булыр. Ә чыршы табу хәзер авыр эш түгел, базарларда, кибетләрдә аның җаның теләгәнен тәкъдим итәләр: урманнан яңа гына кисеп алып кайтылганын да, ясалмасын да, хәтта чүлмәктә үсә торганнарын да. Билгеле, ясалма чыршылар белән мәшәкать кимрәк,...
Яңа елны кайсыбыз гына бизәлгән чыршысыз каршылый икән? Андыйлар, булса да, бармак белән генә санарлык булыр.
Ә чыршы табу хәзер авыр эш түгел, базарларда, кибетләрдә аның җаның теләгәнен тәкъдим итәләр: урманнан яңа гына кисеп алып кайтылганын да, ясалмасын да, хәтта чүлмәктә үсә торганнарын да. Билгеле, ясалма чыршылар белән мәшәкать кимрәк, ылысы да коелып интектерми, бәйрәм үткәч, җыеп, савытына салып куясың һәм берничә елга чыршы алу проблемаң да онытылып тора.
Ә менә "тере" урман гүзәлләрен исә теләсә кайдан сатып алмаска киңәш итәләр. "Россельхознадзор"ның республика бүлекчәсе белгече Әнисә Сәгыйтова сүзләренә караганда, алар тукымаашар, мыеклач коңгыз һәм башка шундый корткыч бөҗәкләр белән зарарланган булырга мөмкин икән. Мондый чыршы, наратлар сатып алганда, сертификатларын сорарга кирәк. Ә бәйрәм үткәч, күпләр гадәтләнгәнчә, бакчага чыгарып утыртырга түгел, я яндырырга, я чүп машинасына ташларга киңәш ителә. Бу корткычлар башка агачларга күчмәсен өчен эшләнә. Әгәр дә бу уңайдан сорауларыгыз булса, яисә ниндидер хилафлыклар белән очрашсагыз, 277-69-26 телефоны аша хәбәр итәргә була.
Чыршы-наратны сатып алуга караганда, урманнан урлап кисеп алып кайтуны кулай күрүчеләр дә юк түгел. Мондыйларны урманчылар штрафлар көтүе турында кисәтә.
Мондый адымнан бөтенләй баш тартырга кирәк. Өстәвенә, чыршы-нарат бәяләре штрафлар кебек «тешләми» дә. Бәйрәм өчен чыршыларны урманчылар махсус та үстерәләр, урманнарны сирәкләп тә алалар. Азнакай урманчылыгының Сарман урман участогы аларны кыйммәт булмаган бәяләрдән тәкъдим итә. Урман мастеры Альберт Хаков әйтүенчә, бер метрга кадәр нарат үсентесе бары 200 сум тора. Метр ярымлысын - 300, ике метрга кадәр булганын - 350, ике метр ярымлыны 400 сумга алырга мөмкин. Өч метрга кадәр нарат - 600, Биш метрга кадәрлесе - 1100, алты метргача - 1300, җиде метрга кадәр булганы 1500 сум тора. Ясалма чыршы алып, өйдә урман исе дә булсын, дисәгез, чыршының аскы ботакларын гына да сатып алырга була, алар 50 сум гына тора.
Без www.sarman-rt.ru сайтындагы "САРМАН": иң яңа хәбәрләр!" төркемендә Яңа елга әзерлек уңаеннан сораштыру үткәргән идек. Анда 95 кеше катнашты. Аларның 40ы, ягъни 42 проценты: "Инде чыршы куйдым", - дип җавап бирделәр. Сораштыруда катнашучыларның унбер проценты - бүләк ала башладым, унтугыз проценты Яңа елга бөтенләй әзерләнмим, диләр. Егерме ике процент кеше исә: "Ник, Яңа ел җитәмени?" - дигән.
Сүз уңаеннан
Бер үсенте кискән - урманны бозган өчен 2578,3 сум штрафка административ штраф та өстәлә. Анысы 3000 сумнан 3500 сумга кадәр күләмдә салына.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев