Сарманлылар өчен йөз матурлыгы гына әһәмиятле түгел
Тешләр кеше тормышында гаять әһәмиятле роль уйныйлар. Бу аларның саны, шулай ук сыйфаты ягыннан караганда да шулай. Белгечләр әйтүенчә, акуланың тешләре берничә рәт һәм алар берничә йөз булырга мөмкин. Шуның өстенә акуланың теше зарарланса яки тузса, аның урынында яңасы үсеп чыга. Табигать кешегә карата мондый ук юмарт түгел. Кешедә тешләр...
Тешләр кеше тормышында гаять әһәмиятле роль уйныйлар. Бу аларның саны, шулай ук сыйфаты ягыннан караганда да шулай. Белгечләр әйтүенчә, акуланың тешләре берничә рәт һәм алар берничә йөз булырга мөмкин. Шуның өстенә акуланың теше зарарланса яки тузса, аның урынында яңасы үсеп чыга. Табигать кешегә карата мондый ук юмарт түгел. Кешедә тешләр саны иң күп дигәндә 32 булырга мөмкин, һәм балалык яшеннән чыккан кешеләрнең төшкән, зарарланган тешләре урынына яңасы үсеп чыкмый. Ләкин һәр яшьтә тешләрнең әһәмияте бик зур. Беренче чиратта - азык кабул итүдә, икенчедән, сөйләмне формалаштыруда. Тешләр шулай ук кеше психологиясенә, аның организмының эчке халәтенә дә тәэсир итәләр.
Аларны ничек сакларга соң? Дөньяда иң киң таралган теш авыруы - кариесны ничек булдырмаска? Саклаубаш участок хастаханәсе теш табибы Илшат Габдуллинның киңәшләре тешләрне сәламәт сакларга ярдәм итәр дип уйлыйбыз.
- Һәр ун кешенең тугызы кариесны ишетеп түгел, үзе кичергәннән, үзе авырганнан белә. Билгеле, аның турында бик күп уйдырмалар, ялгыш фикерләр дә яши.
Беренче миф: кариес баллыны күп ашаганнан килеп чыга. Ләкин кариес барлыкка килүдә углеводларның ролен өйрәнү буенча соңгы тикшеренүләр шуны күрсәтте: бөтен хикмәт - ашаганнан соң углеводларның авыз куышлыгында күпме вакыт торуларында. Азыкның вак кисәкләре тешләр арасында, лайлалы тышчаның сырларында, телдә кала. Шикәр, татлы эчемлекләр, шоколад һәм кайбер кондитер эшләнмәләре төкерек белән тиз эриләр һәм юылып чыгалар, ә менә икмәк эшләнмәләрендә, ит продуктларында һәм җиләк-җимештә була торган катлаулы углеводларга озаграк вакыт кирәк, шуңа күрә алар авыз куышлыгында ук таркала башлыйлар. Бу процесста төкерек ферментлары гына түгел, микроорганизмнар да катнаша. Алар бүлеп чыгарган таркалу ферментлары кариес барлыкка килү сәбәпләренең берсе булып тора. Шуңа күрә ашаганнан соң авызны чайкарга онытмагыз.
Икенче миф: кариес ул - тешләрдәге тишекләр. Авыруларның күбесе тешләрендә тишек яки көчле авырту барлыкка килгәч кенә, табибка мөрәҗәгать итәләр. Чынлыкта исә, кариесның беренче билгеләре тештә тишек барлыкка килгәнче үк күренәләр. Тештә ялтыравын югалткан участоклар барлыкка килә. Алар ачыграк төстә булалар, кайчакта уалучан булып тоелалар. Бу инде - кариес. Бу стадиядә тешне бормашинасыз, консерватив ысуллар белән дәваларга мөмкин. Бу этапта табибка мөрәҗәгать итмәсәгез, процесс тирәнгәрәк китә, теш эмалендә чокыр барлыкка килә. Теш әле авыртмый, әмма кайнар, салкын, ачы ризыклар ашаганда, рәхәт булмаган тойгы барлыкка килә. Бу очракта тешкә пломба куярга кирәк була.
Авырту уртача һәм тирән кариес булганда барлыкка килә. Нәкъ менә шушы стадиядә авыру табибка йөгерә. Табиб аңа катлаулы пломба куя. Пациент аңа авырту барлыкка килгәнче үк мөрәҗәгать итсә, теше исән калган булыр иде. Менә шуның өчен дә, теш авыртмаганда да, елга ике тапкыр профилактик карау үтәргә кирәк.
Өченче миф: сөт тешләрен дәвалау мәҗбүри түгел - барыбер төшәчәкләр. Бу дөрес түгел. Балалар теш табибына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Сөт тешләре тамырлары таралу нәтиҗәсендә төшәләр. Бу вакыт аралыгында һәрвакыт сөт тешләре урынына чыга торган даими тешләр була. Әгәр сөт тешләрен дәваламасаң, ул ялкынсынуга сәбәпче булырга, даими тешнең вакытында чыгуына комачауларга, эмальнең җитлекмәвенә, теш яралгысының юкка чыгуына китерергә мөмкин.
Дүртенче миф: сәламәт яки авыру тешләр - нәселдәнлек проблемасы. Ягъни тешләр әйбәт икән, аларны җентекләп карамасаң да була, начар икән, ничек кенә тырышма, кариес була. Бу шулай ук дөрес түгел. Нәселдәнлек тешләрнең сәламәт булу-булмавында берникадәр роль уйный-уйнавын. Ләкин кариес нәселдәнлеккә аз бәйле. Гади профилактик чаралар, пациентның әнисенең тешләре яхшымы-түгелме икәнлеккә карамыйча, кариесны кисәтергә ярдәм итәргә мөмкин.
Безнең илдә халыкның 90 проценты кариес белән авырый, һәм тулысынча сәламәт тешле кеше юк.
Бишенче миф: авыру тешне соңгы мөмкинлеккә кадәр дәваларга ярамый, иң яхшысы - алдыру. Юк. Тешне алдыру күрше тешләрнең акрынлап урыннарыннан күчүенә китерә. Бу тора-бара тышкы кыяфәттә чагылыш табачак һәм азыкны эшкәртүдә җитди проблемалар тудырырга да мөмкин. Тешне алдыргач, күрше тешләр урыннарыннан күчмичә кала алмыйлар. Чөнки һәр тешнең үзенең функциясе һәм йөкләмәсе бар. Шуңа күрә тешне соңгы мөмкинлеккә кадәр дәвалау яхшы. Әгәр алдырырга туры килә икән, озакка сузмыйча, теш куйдырырга кирәк.
Алтынчы миф: сәламәт эмаль - ак эмаль. Бу да ялгыш фикер. Ап-ак тешләр табигатьтә, гомумән, булмый. Тешләрнең төсе дентинга - тештәге сөяк матдәсенә бәйле һәм нәселдән нәселгә күчә. Иң ныклы теш тукымалары дип саргылт төстәге тешләрнеке санала.
Форсаттан файдаланып, барлык хезмәттәшләрем, коллегаларны, үзем белән бергә эшләүче Назыйф Солтановны, Флера Мөхәммәтгәрәеваны һөнәри бәйрәмебез белән тәбрик итәм. Аларга хезмәтләрендә уңышлар, иминлек, гаилә бәхете телим.
Матур елмаюның сере нәрсәдә соң? Теш табибына елга ике тапкыр мөрәҗәгать итәргә кирәк. Тешләрне сәламәт саклау өчен, кариесны вакытында ачыклау, ул азып киткәнче, "ак тап" стадиясендә үк дәвалау зарур. Бу стадиядә кариесны туктатып була һәм ул алга таба үсеш алмаячак.
Теш табибына даими күренеп тору пародонтит дигән авырудан сакланырга да ярдәм итә. Аның беренче билгесе - теш чистартканда, теш казнасы канау. Икенчедән, тешләрдә таш та барлыкка килә. Чәйнек эчендәге юшкынны күргәнегез бармы? Теш ташы да шундыйрак була. Авыз куышлыгын тиешенчә, дөрес карасагыз, теш куныгын һәм ташын вакытында алдырып торсагыз, пародонтит үсә алмаячак. Теш селкенә башлаганчы йөрсәгез, дәвалау катлаулы һәм озак була. Моннан тыш, кешенең теш протезы яки коронкасы була. Алар белән дә даими күренеп торырга кирәк.
Халык фикере
Гөләндәм Хәлиуллина, Илексаз авылы:
- Илшат Габдуллин теш табибы кебек үтә җаваплы һәм нечкә эшне җиренә җиткереп башкара. Теш куйганда, аңа дәвалаучы табиб та, ортопед һәм скульптор да, рәссам, психолог, хәтта артист та булырга туры килә. Тырыш хезмәте өчен ул күпсанлы Мактау грамоталары белән бүләкләнгән. Ләкин иң мөһиме: пациентлар рәхмәте. Андыйлар турында "үз урынында утыра" дип әйтәләр. Илшат Габдуллинны башка урында күз алдына китерү мөмкин дә түгел. Табиб булып туган, диярсең. Аның ярдәме белән тешле булу шатлыгына ирешкәннәр район тулы хәзер. Һәрчак шулай пациентларын сөендереп торсын.
Халыкара теш табибы көне уңаеннан (9 февраль) без Интернет-кулланучылар арасында сораштыру үткәргән идек. Ләкин моны районның теш табиблары хезмәтенә бәя бирү дип аңламаска кирәк. Сораштыру нигездә табибларның Интернеттан кулланучылар арасында күпме пациентлары барлыгын күрсәтә. Ә кайсыдыр табибны Интернеттан файдаланмаучы өлкәннәр үз итәргә мөмкин. Хатын-кызлар арасында хатын-кыз табибка керергә омтылучыларның күбрәк булуы да ихтимал. Ничек кенә булмасын, саннардан күренгәнчә, һәр табибның үз пациенты бар, һәм без районның барлык теш табибларына җаваплы хезмәтләрендә осталык һәм сабырлык телибез.
Теш табибы Тавыш бирүчеләр
Равил Сәлимгәрәев (Сарман) 95 (9.7%)
Ахияр Хәйруллин (Җәлил) 50 (5.1%)
Розалия Зарипова (Сарман) 264 (27%)
Памир Степанов (Җәлил) 16 (1.6%)
Илшат Габдуллин (Саклаубаш) 125 (12.8%)
Алсу Шәймөхәммәтова (Сарман) 58 (5.9%)
Альбина Зиатдинова (Җәлил) 126 (12.9%)
Зәйтүнә Мәрданова (Сарман) 166 (17%)
Рузилә Гайнетдинова (Җәлил) 21 (2.1%)
Раян Сабиров (Сарман) 58 (5.9%)
Барлыгы 980
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев