Сарманлылар өчен иң зур бәхет – якыннарының, туганнарының исән-сау булулары
Узган атнада без "САРМАН: иң яңа хәбәрләр!" төркемендә "Сезнең өчен бәхет - нәрсә ул?" дигән сораштыру урнаштырган идек. Аның нәтиҗәләреннән күренгәнчә, безнең район халкы өчен иң зур бәхет - якыннарының, туганнарының исән сау булулары. Акчаны бәхет дип һәм үзен бәхетсез дип санаучылар саны бик аз. Сез бәхет турында уйланып утырган...
Узган атнада без "САРМАН: иң яңа хәбәрләр!" төркемендә "Сезнең өчен бәхет - нәрсә ул?" дигән сораштыру урнаштырган идек. Аның нәтиҗәләреннән күренгәнчә, безнең район халкы өчен иң зур бәхет - якыннарының, туганнарының исән сау булулары. Акчаны бәхет дип һәм үзен бәхетсез дип санаучылар саны бик аз.
Сез бәхет турында уйланып утырган арада без Гафифә Гаффарованың "Бәхет эзләргә" дигән хикәясенең өзеген тәкъдим итәбез. Аның дәвамын газетабызның 6, 8, 10, 12, 20 саннарында укый аласыз. Шуны да белеп торыгыз: "Бәхет эзләргә" хикәясенең дәвамы алдагы саннарда да булачак.
Күңел үткәннәргә кайта
Туган җирем, дисәләр, Гүзәлнең күз алдына чишмә, инешләре, әрәмә һәм чәчәкле таулары белән зәңгәр күк астында җәелеп ятучы авылы килә. Авылны дүрт яклап иген кырлары, ә иген кырлары артында имән, каен урманнары урап ала. Язларын, аның инеш ярларын тутырып, ташулар ага. Авыл уртасындагы әрәмәлектән ишетелгән каргаларның моң-зарлары, сандугачлар сайравы ямь өстенә ямь өсти. Гүзәлнең гамьсез, шат сабый чаклары шушы яр буйларыннан бәргәләнеп агучы бозларга сокланып узды. Иптәшләре белән боз өстенә учак ягулар, инеш ярларына сыешмыйча, үзәнлеккә җәелгән ташу суларында кәгазь көймәләр агызу, күңелләргә шатлык булып урала. Ә җәйләрен авыл урамнарыннан яланаяк тузан туздырып чабып узулары гына да җанга рәхәтлек өсти. Ата назына сусап үссә дә, авылының чиксез матурлыгы, әнисенең йомшак, җылы куены, табигатькә гашыйк кешеләрдәй сокланып карый белүе генә дә, сабый күңеленә төшкән күләгәләрне юып ташлагандай итә. Шуның өчен ул үзен бәхетле тоя, һәр көнне диярлек әнисенең эштән кайтуын сабырлыгы бетеп көтеп ала. Тизрәк аңа сыенасы, кочаклап үбәсе, көне буе җыелган яңалыкларын түкми-чәчми сөйлисе килә. Тик әнисе генә арып-талып, кояш урман артына төшеп йокларга яткач, кич булгач кына кайта. Гүзәл, кодрәтеннән килсә, ул кояшны әллә кайчан тәгәрәтеп төшерер иде. Әнисенең вак-төяк эшләре бетүен саклап, аяк астында уралып йөргән кызый, җай чыгуга, аның алдына ук менеп утыру ягын карый. Хәер, әнисе дә озак көттерми. Бетмәс-төкәнмәс эшләрен бер кырыйга куя да, тамак ялгап алуга, күптән сырпаланып утырган кызының йомшак кара чәчләреннән сыйпый-сыйпый, үзенең еракта, томан артында калган сабый чагын, авыр үткәннәрен сөйли...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев