Сарманга җырчы Гүзәлем килде
Сарман матбугат үзәге оештырган икенче бәрәкәтле ифтарга махсус кунак булып җырчы Гүзәлем чакырылган иде.
Эстрада йолдызы булуга караганда, бүгенге көндә күпләрне аның тормышны бәрәкәтле итү турындагы акыллы фикерләре җәлеп итә. Ифтарга килгән ханымнарны да ул тыйнаклыгы, гадилеге, гүзәллеге белән сокландырды.

Мәҗлескә райондашларыбыздан тыш Азнакай, Әлмәт, Зәй, Чаллыдан да гүзәл ханымнар килгәннәр иде. Мул табыннар артында өч сәгатьтән артыкка сузылган мәҗлес анда катнашучыларга онытылмаслык мизгелләр, кабатланмас хис-тойгылар бүләк итте. Һәркем, үзе белән таныштырып чыкканда, шул фикерне әйттеләр.

Гүзәлем яулык бәйләү буенча мастер-класс үткәрде, мөнәҗәтләр башкарды. Теләгәннәр үзен кызыксындырган сорауларын бирделәр, ул аларның барысына да бик теләп җавап бирде.

Ифтар мәҗлесендә катнашырга теләк белдерүчеләр күп булу сәбәпле, ул Сарман аграр көллияте ашханәсендә оештырылды. Якты, бәйрәмчә бизәлгән зал кунакларны елмаеп каршы алды. Андагы җылы мохит, матур атмосфера гүзәл ханымнарны тагын да берләштерде, күңел якынлыгын тоярга мөмкинлек бирде. Азан тавышларын тыңлап, бергәләп авыз ачканнан соң, намаздагылар ахшам намазы укырга махсус бүлмәгә үттеләр. Аннан табынга кайнар аш белән өчпочмак чыкты. Кейтеринг хезмәте күрсәтүче Ләйсән Гыйльфанова, аның әнисе Гүзәл Якупова, ярдәмчесе Динара әзерләгән ризыклар белән һәркем яратып сыйланды.
Сарманның матурлык тудыру осталары Резедә, Регина, Алинаның бүләк купоннары, флорист Эльвинаның розалары, Гүзәлнең татлы десертлары мәҗлестә катнашкан һәр кызга бүләк итеп әзерләнгән иде. Алар бәйрәм рухын тагын да арттырдылар.
Әлеге ифтарны оештыруга өлеш керткән, ярдәм кулы сузган, теләктәшлек күрсәткән һәр игелекле кешегә без эчкерсез рәхмәт сүзләрен җиткерәбез. Изге гамәлләребез Аллаһ Тәгалә ризалыгы өчен булсын, тоткан уразаларыбыз кабул булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев