Сарманда яшәүче Гыйльмөхәммәт бабай туган көнендә Берлинга җиткән
Бөек Ватан сугышында районның тугыз меңнән артык кешесе катнашты. Бүгенге көндә аларның 64 е генә - безнең арада. Шуларның берсе - Гыйльмөхәммәт Хәмитов. Гыйльмөхәммәт абый Бөек Ватан сугышына 1941 елның 28 декабрендә китә. 1942 елда Смоленск өлкәсенә эләгеп, артиллерия полкында хезмәт итә. Төгәл, үз вазифаларын җиренә җиткереп башкаруын күреп, аны...
Бөек Ватан сугышында районның тугыз меңнән артык кешесе катнашты. Бүгенге көндә аларның 64 е генә - безнең арада. Шуларның берсе - Гыйльмөхәммәт Хәмитов.
Гыйльмөхәммәт абый Бөек Ватан сугышына 1941 елның 28 декабрендә китә. 1942 елда Смоленск өлкәсенә эләгеп, артиллерия полкында хезмәт итә. Төгәл, үз вазифаларын җиренә җиткереп башкаруын күреп, аны артиллерия разведчигы итеп куялар. Рантамак авылыннан чыгып киткән егет ярты Европаны җәяүләп гизә: Смоленск, Калинин өлкәләрен, Эстониянең Тарту, Латвиянең Рига шәһәрен азат итүдә катнаша. Яраланып, госпитальгә эләгә. Дәвалангач, үз полкына кире кайта. 1945 елның 14 апрелендә полкташлары белән дошман җиренә аяк баса. Берлинны алуда, Рейхстагны штурмлауда катнаша.
Сугыштан соң Сарман промкомбинатында гармун төзәтү остасы булып эшли, фотограф һөнәрен үзләштерә.
Гыйльмөхәммәт абыйны Сарманда олысы да, кечесе дә зурлый, хөрмәт итә. Гимназиянең 9 "В" сыйныф укучылары инде ике еллап аңа булышалар, хәлен белеп торалар. Ветераныбыз аларга үзенең тормыш юлы турында сөйли, сугыш хатирәләре белән уртаклаша.
- Әтиебез шат күңелле, алтын куллы, бик тырыш кеше, - ди аның турында кызы Рәмзия Хәмәтҗанова. - 94 яшен тутыруга карамастан, әти бүген дә газета-журналлар укырга ярата, йорт тирәсендәге җиңелрәк эшләрне дә үзе башкара. Ул буын кешеләре сугышның бөтен ачысын татыганнар, шулай да сынмаганнар, нык булып калганнар. Барлык сугыш ветераннарын һәм тыл хезмәтчәннәрен шушы олы бәйрәм - Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 69 еллыгы белән котлыйм. Сезгә һәм якыннарыгызга аяз күк астында игелекле озын гомер телим.
Гимназиянең 9 "В" сыйныф укучылары:
- Без шушындый ветераныбыз белән бик горурланабыз. Дөньябыз тыныч, күкләребез аяз булганга, аңа бик тә рәхмәтлебез. Гыйльмөхәммәт бабай Кәүҗияк авылында туа, 1938 елдан Әлмәт авылында "Кызыл тукучы" артелендә эшли. Сугышның соңгы көненә кадәр илебез өчен көрәшә. 1945 елның маенда Гыйльмөхәммәт бабай өч бәйрәм үткәрә: бересе көнне 25 яшен тутыра, икесе - Берлинны алалар, тугызы - җиңү яулыйлар. 1947 елда Расиха апа белән тормыш коралар. Дүрт бала тәрбияләп үстерәләр. Бүген ветеран кызы Рәмзия апа тәрбиясендә яши. Хәлләрен белергә килгән саен, алар безне якты йөз белән каршы алалар. Без бабайны яратып, аңа - Гыйльми бабай, дип эндәшәбез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев