Сарманда Ватан сакчыларын зурладылар
Бүген район Үзәк ял паркында Ватан сакчысы көне, Татарстанда хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы уңаеннан тантаналы чара оештырылды.
Анда катнашучыларны район башлыгы Фәрит Хөснуллин, Сарман һәм Мөслим районнары буенча хәрби комиссар урынбасары Ленар Һадиуллин котладылар. Районда «Хәрби кардәшлек» җәмгыяте җитәкчесе Рамил Юнысов махсус хәрби операциядә катнашучы якташлары исеменнән Рәхмәт хатлары тапшырды. Хәрби хәрәкәтләрдә – һәлак һәм тыныч тормышта вафат булган хәрбиләрне бер минут тынлык белән искә алдылар.
Ахырдан мемориалга чәчәкләр, тәкыялар салынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев