САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сарманда вакансияләр ярминкәсе узды

Бүген Сарманның үзәк базар территориясендә эш бирүчеләр халык белән очраштылар һәм үзләренең оешмаларындагы вакансияләр белән таныштырдылар.

Чарага Сарман аграр көллиятендә һөнәр үзләштерүче егетләр һәм кызлар да килделәр. Аларның күбесе җәйге яллар вакытында эшкә урнашырга һәм хезмәт хакы алырга теләк белдерә.
— Быел көзгә миңа 18 яшь тула. Хәзерге вакытта автотранспорт йөртү хокукы алырга укыйм. Аннан үзем руль артына утырып, берәр җирдә эшләп карарга телим. Бүгенге көндә «Сарман икмәге»нә машина йөртүчеләр кирәк икән. Мин права алуга вакансия булса, анда да эшләргә була, — диде көллиятнең 3 курс укучысы Нияз Асылмәрданов.
Район мәшгүльлек үзәге директоры Гөлнара Хәйбрахманова мөрәҗәгать иткән һәркемгә, укучыларга Россиядә эшкә урнашу мөмкинлекләре хакында сөйләде, бүгенге көндә вакансия булган эш урыннарын тәкъдим итте. Үзәк хезмәткәрләре чара кунакларын кайнар чәй һәм тәмле ризыклар белән дә сыйладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев