Сарманда умартачылар киңәште
Узган шимбәдә "Сарман" кинотеатрында һәвәскәр умартачыларның семинары үткәрелде. Умартачылык буенча дәүләт инспекторы Розалия Фатыйхова кортларны өстәмә ашатуга кадәр һәм кышлатуга кергәнче карау турында сөйләде. Корт авырулары, кортларны талпанга каршы термик юл белән дәвалау, кортларның үсү циклы турындагы видеофильмнар умартачылар өчен кызыклы һәм файдалы булды. Ветеринария берләшмәсе табибы Алмаз Гәрәев -...
Узган шимбәдә "Сарман" кинотеатрында һәвәскәр умартачыларның семинары үткәрелде. Умартачылык буенча дәүләт инспекторы Розалия Фатыйхова кортларны өстәмә ашатуга кадәр һәм кышлатуга кергәнче карау турында сөйләде. Корт авырулары, кортларны талпанга каршы термик юл белән дәвалау, кортларның үсү циклы турындагы видеофильмнар умартачылар өчен кызыклы һәм файдалы булды. Ветеринария берләшмәсе табибы Алмаз Гәрәев - дәвалау препаратлары, Әхсән Сәлимов кышкылыкка ояларны җыю һәм кышлату өенә булган таләпләр белән таныштырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев