Сарманда "Татарстанның чаңгы юллары-2015" ярышлары узачак
6 февральдә "Старт" чаңгы базасында "Татарстанның чаңгы юллары-2015" Бөтенроссия чаңгы ярышлары узачак. Аларда теләгән һәркем катнаша ала. Ярышларда катнашучыларны теркәү 8.00 сәгатьтә башлана. 10.00 сәгатьтә катнашучылар парады булачак һәм 10 сәгать 30 минутта ярышларга старт биреләчәк. Чаңгылар белән килү сорала. Шулай ук оешма җитәкчесе һәм табиб раслаган гариза, паспорт һәм...
6 февральдә "Старт" чаңгы базасында "Татарстанның чаңгы юллары-2015" Бөтенроссия чаңгы ярышлары узачак. Аларда теләгән һәркем катнаша ала. Ярышларда катнашучыларны теркәү 8.00 сәгатьтә башлана. 10.00 сәгатьтә катнашучылар парады булачак һәм 10 сәгать 30 минутта ярышларга старт биреләчәк. Чаңгылар белән килү сорала. Шулай ук оешма җитәкчесе һәм табиб раслаган гариза, паспорт һәм туу турында таныклык үзең белән булырга тиеш. Гаризалар судьялар коллегиясенә килү көнендә тапшырыла.
Район оешма-учреждениеләре җитәкчеләре арасында 1 километрга VIP узыш булачак. Ир-атлар һәм хатын-кызлар аерым бүләкләнәчәкләр.
Ярышларның төп хөкемдары Шамил Хафизов булачак.
Ярышларның программасы
Егетләр һәм кызлар
1997-1998 елгылар - 3 км (егетләр), 2 км (кызлар)
1999-2001 елгылар - 2 км (егетләр дә, кызлар да)
2002 елгылар һәм яшьрәкләр - 1 км (егетләр дә, кызлар да)
Ир-атлар һәм хатын-кызлар
35 яшькә кадәр - 3 км (ир-атлар), 2 км (хатын-кызлар)
36-50 яшьлекләр - 3 км (ир-атлар), 2 км (хатын-кызлар)
51 яшьтән өлкәнрәкләр - 1 км (ир-атлар да, хатын-кызлар да)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев