САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Сарманда спортка багышланган мәгьлүмат сәгате узды

Августның икенче шимбәсендә билгеләп үтелүче Физкультурачылар көне - профессионал спортчыларныкы гына түгел, ә йөгерергә, чаңгы шуарга, хоккей, футбол, волейбол уйнарга яратучылар, яраткан командалары өчен җан атучылар, аларның уңышлары белән чын күңелдән сөенә белүчеләр бәйрәме дә.

Спорт белән шөгыльләнү ихтыяр көче булдыра, түземлек һәм чыдамлылык тәрбияли, начар гадәтләргә каршы бик көчле корал булып тора.
Ә бу — хәзерге заманда иң кирәк сыйфатлар. Шул уңайдан Сарман үзәк балалар китапханәсендә «Спорт белән дус булыйк!» исемле мәгьлүмат сәгате үтте. Аларга спортның файдасы турында аңлатылды. Спорт белән шөгыльләнгән кеше, минемчә, беркайчан да аракы да эчмәс, тәмәке дә тартмас, ә наркотик куллану турында сүз дә булырга мөмкин түгел. Чөнки спорт белән дус кеше һәрвакыт шат күңелле, күтәренке кәефтә була, үзе кебек яхшы дуслар белән аралаша. Халык та юкка гына:"Хәрәкәттә-бәрәкәт", — дип әйтмәгән.

 

Чыганак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

2

0

2

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев