Сарманда нинди мәзәк хәлләр бар?
Сарманда нинди мәзәк хәлләр бар?
Төлке алып бетергән
Мәдинәнең бишенче классларда укыган вакыты. Ул, бау алып, рушага коры-сары җыеп алып кайтырга бара. Бу – ягарга тирес кирпече суга торган еллар. Кыз үзе сөйри алган кадәр коры-сары өстерәп төшеп килә. Каршысына урманчы Шакирҗан абзый очрый. Бәйләмдәге ботаклар арасында тамыры корып ауган бер нечкәрәк агач та була. Урманчы кызны шул тамырлы агач кисәге белән «пушкага» ала. Янәсе, этеп аударып алгансың, ул үсәр иде. кызны каты гына өркетә: «Хәзер авыл советына төшәбез дә акт төзибез». Кыз куркуыннан: «Алып төшмә инде, абзыкаем, көз көне, әнкәйнең казлары җиткәч, бер каз бирербез», - ди. Абзый кызны кайтарып җибәрә.
Көзләр җитә, казлар инде зур үскән, урамнарда йөриләр, биеккә дә очып күтәреләләр. Мәдинә белән урманчы тагын очрашалар. Урманчы, казларга таба ымлап, җәй башында булган сөйләшүне исенә төшерә. «Сезнең казлар да җиткәндер инде», -ди. Кыз моңа каршы: «И, шакирҗан абзый, әнкәйнең казларын төлке алып бетерде бит», - дип җаваплый. Бу вакытта инде тирес кирпечләре кипкән, рушага барасы булмый кызның.
Кире какмаслык дәлил
Әлмәт авылы клубында өч авыл колхозчыларының җыелышы бара. Ул елларда Әлмәт, Әхмәт, Сарман берләшеп, Татарстан» колхозын тәшкил итәләр иде.
Җыелышта тармак җитәкчеләре дә, колхозчылар да чыгыш ясыйлар. Күп еллар комбайнчы булып эшләгән Мәгъдән абый да сүз ала һәм чыгышында колхоздагы кайбер тәртипләрне тәнкыйтьли. Колхоз рәисенә бу бер дә ошамый, президиумда утырган җирдән: «Салганмы соң бу, эчеп килгәндер», - дип җибәрә. Бу сүзләрне ошатмаган Мәгъдән абый, ул бик тәвәккәл кеше, торып, президиум өстәле ягына юнәлә. Аның, беркемгә дә бер сүз дә әйтмичә, сәхнә ягына таба ашыгуын күреп, кайберәүләр аптырап калалар. Ә ул, рәиснең алдына ук килеп баса да, борынына өрә. Колхоз рәисе: «Ә, эчмәгән икән», - димичә булдыра алмый.
Гаяз Мостафин. Әлмәт авылы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев