Сарманда кибетләрдә барлык төр ярмалар да бар
Бу араларда мессенджерларда, кибетләрдә киштәләр бушап калган, кеше күпләп тоз, ярмалар, он-шикәр ала, дигән хәбәрләр йөри.
Берсеннән күрмәкче, икенчесе паникага бирелә, куркуга калган халык үзара бәхәсләшә. Язмаларның хаклыгына инану нияте белән, район үзәгендәге берничә кибеткә кагылдым. Киштәләр дә буш түгел, ярмаларның да ниндие генә юк, тоз да, май да бар, яшелчә-җимешләрнең дә ассортименты бай.
- Бәяләр артуын сизмим мин. Май да, тоз да, тавык та артмады. Дөрес, кичә бераз яңа товар алып кайттык. Шул ук бәяләр, артканы да, 1-2 сум аерма бирә. Дөньялар тыныч булсын, Алла боерса, ризыксыз калмабыз, - диде бер кибет хуҗабикәсе Сания Садыйкова.
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте мәгълүматларына караганда, Татарстанда продуктлар запасы ким дигәндә ике айга җитәрлек тупланган. Ул халык ихтыяҗларына карап, шәхси җитештерүчеләр исәбенә дә, һаман саен тулыландырылып торылачак. Шулай булгач, хөрмәтле райондашлар,ач калмабыз. Артык паникага бирелеп, куркырга кирәкми.
Альбина Сабирова язмасы һәм фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев