Реклама
Спорт
Сарманда иң яхшы йөгерүчеләр билгеле булды
21 сентябрьдә Сарманның "Старт" чаңгы үзәгендә Бөтенроссия йөгерү көне кысаларында "Милләтләр кроссы-2013" узды. Әлеге ярышта барлыгы 300дән артык кеше катнашты. Һәр елдагыча балалар, яшүсмерләр, хатын-кызлар һәм ир-атлар үзләренең көчләрен сынады. Илдан Шәрипов, Александровка мәктәбенең 7 сыйныф укучысы: - Без Александровка мәктәбеннән 21 кеше килдек. Үзем йөгерү белән бер ел тирәсе...
21 сентябрьдә Сарманның "Старт" чаңгы үзәгендә Бөтенроссия йөгерү көне кысаларында "Милләтләр кроссы-2013" узды. Әлеге ярышта барлыгы 300дән артык кеше катнашты. Һәр елдагыча балалар, яшүсмерләр, хатын-кызлар һәм ир-атлар үзләренең көчләрен сынады.
Илдан Шәрипов, Александровка мәктәбенең 7 сыйныф укучысы:
- Без Александровка мәктәбеннән 21 кеше килдек. Үзем йөгерү белән бер ел тирәсе шөгыльләнәм. Көн саен диярлек йөгерергә чыгам, атнага бер тапкыр Җәлилгә тренировкага йөрим. Бүгенге чарада 1 нче урын алуымда безнең тренер Владимир Переторинның да өлеше зур.
Зарина Захарова, Сарман урта мәктәбенең 2 сыйныф укучысы:
- Минем элек катнашканым юк иде мондый йөгерүдә, бүген әнием алып килде. Ул миңа көч биреп торды. Беренче урын ала алмадым, ә барыбер ошады. Икенче елга да катнашырга телим.
Зөлфия Фәттахова, пенсионер, Саклаубаш авылы:
- Мин спорт белән яшьтән үк шөгыльләнәм. Йөгерәм, чаңгыда шуам, әзрәк йөзәм. Көн дә булдыра алмасам да, йөгерергә тырышам. Үзем өчен, әкрен генә, өчәр километр йөгереп керәм. Уңышларым да бар, республика буенча пенсионерлар спартакиадасында йөгерү буенча 8 нче урын алдым. Шушындый ярышларны яратам, көтеп алам. Яшьләрне дә сәламәт тормыш рәвешен алып барырга чакырам.
Сүз уңаеннан
Район халкының 29,8 проценты даими рәвештә спорт белән шөгыльләнә.
Призерлар
2000 нче елгы һәм аннан кечерәк яшүсмерләр (1 км): Илдан Шәрипов - 1нче урын, Илмир Ризатдинов - 2нче урын, Айнур Ногманов - 3нче урын.
2000 нче елгы һәм аннан кечерәк кызлар (1 км): Яна Гыйляҗева - 1нче урын, Илвира Ганиева - 2нче урын, Юлия Тузеева - 3нче урын.
1998-1999 нче елгы яшүсмерләр (2 км): Илдар Хәннәнов - 1нче урын, Айтуган Гәрәев - 2нче урын, Илмир Гулов - 3нче урын.
1998-1999 нчы елгы кызлар (2 км): Илвира Кубиева - 1нче урын, Альбина Нуруллина - 2нче урын, Айсылу Сәләхова - 3нче урын.
1996-1997 нче елгы яшүсмерләр ( 4 км): Рөстәм Сабиров - 1нче урын, Айрат Мәҗитов - 2нче урын, Шамил Гайнетдинов - 3нче урын.
1996-1997 нчы елгы кызлар ( 2 км): Гөлия Нуртдинова - 1нче урын, Анна Тимофеева - 2нче урын, Рәвилә Гатауллина - 3нче урын.
1983-1995 нчы елгы ир-атлар (4 км): Алмаз Хәсәнов - 1нче урын, Айзат Шәфигуллин - 2нче урын, Артур Шәймарданов - 3нче урын.
1983-1995 нчы елгы хатын кызлар (2 км): Анна Муханова - 1нче урын, Алсу Зиазетдинова - 2нче урын, Елена Павлова - 3нче урын.
1982-1968 нчы елгы ир-атлар (2 км): Рамил Залилов - 1нче урын, Илдар Гәрәев - 2нче урын, Рамил Сәхбутдинов - 3нче урын.
1982-1968 нчы елгы хатын кызлар (2 км): Татьяна Малова - 1нче урын, Гөлнара Хәдиуллина - 2нче урын, Гөлнара Сәетова - 3нче урын.
1967 нче елгы һәм аннан өлкәнрәк ир-атлар (2 км): Фәрит Гыйләҗев - 1нче урын, Басыйр Хаков - 2нче урын, Нәфис Махмуров - 3нче урын.
1967 нче елгы һәм аннан өлкәнрәк хатын кызлар (2 км): Зөлфия Фәттахова - 1нче урын, Асия Хәбибуллина - 2нче урын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев