САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сарманда энергетиклар автомобильчеләргә зур бүләк ясадылар

Торак пунктлар аша уза торган автомобиль трассаларын яктырту юлларны куркынычсыз һәм уңайлы итә.

Юл һәлакәтләрен булдырмый калуда да яктылыкның роле зур, җинаятьләр санына да тәэсир итми калмый ул.

Сарман аша узучы әйләнеп үтү юлы уңаенда урнашкан йортларда яшәүчеләр өчен дә, мөгаен, яктылык мөһимдер.
“Татарстан Республикасында гомуми файдаланудагы автомобиль юлларында ясалма яктырту җайланмасы” республика программасы нигезендә яктыртылган трасса заманча матурлыгы белән әллә каян үзенә җәлеп итә. Аңа игътибар итми калган кеше сирәктер.
- Май аенда, подрядчылар белән очрашып, торак пункт аша узучы трассага яктырткычлар урнаштыру әһәмиятен сөйләштек. Барлыгы 99 багана утыртылды, 22,5 миллионлык эш башкарылды. Әлегә бу региональ юл исәпләнә. Киләчәктә, яңа төзелгән торак пунктка керми генә әйләнеп үтү юлы рәсмиләштерелгәч, Сарман аша узганы район карамагына күчерелер, дип көтелә. Җирлекләрдәге үзгәрешләр, заман таләпләренә туры китерелгән инфраструктура өчен без Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановка рәхмәтле, - диде район Башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктур үсеш буенча урынбасары Айрат Гайфутдинов.
Шушы көннәрдә, автомобильчеләр көненә бүләк тә булып, баганалардагы Ильич утлары кабынды. Заманча диодлы яктырткычлар сарманлыларның һәм районыбыз кунакларының тормышларын да яктыртса, юлларын имин итсә иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев