Сарманда да кытайлылар кызыгырлык үләннәр үсә
Узган җомгада «Җәйге шифа» проектының тагын бер истәлекле дәресе үтте. Бу юлы игътибар үзәгендә миләш белән балан агачы булды.
Уттай балкып торган бу җимешләрнең сәламәтлек өчен файдасы әйтеп бетергесез икәнлеге хакында сөйләгәнче, гадәттәгечә, бакыйлыкка күчкән авылдашларыбыз, дога өмет иткән барлык әрвахлар рухына Минзхәт абый Нургалиев Коръән сүрәләре укыды, ил-көннәргә, күңелләребезгә тынычлык сорап, дога кылдык, ышану көче хакында вәгазь тыңладык.
Проектның чираттагы дәресен авылыбызда шәфкать туташы булып эшләп киткән Марселия апа Гәрәева алып барды. С витаминына бай булган җимешләр хакында табибә-мөгаллимә, сәнгатькә гашыйк булгангадыр, җыр юллары белән дә “сөйләп” бирде.
- Без үзебезнең якларда үскән үләннәрнең, җимешләрнең файдалары хакында беләбез, тик менә аларны кулланмыйбыз гына, – диде ул, көрсенеп, һәм бер танышының Кытайдан килгән белгечләр белән эшләүче уллары аша радиодан көн саен озаклап сөйләнә торган санчи үләнен алып кайтуларын соравы турында әйтте.
Уллары сораган, ә кытайлылар: «Нигә сезгә санчи? Сезнең бит аяк астыгызда тузганак белән кычыткан күп үсә!» – дип җавап биргәннәр икән. Димәк, без кул сузымында булган дәва-хәзинәләрне күрмибез. “Ачы” дип борын чөергән миләш җимеше составында каротин, В2, К, Е, В витаминнары күп. Ул берьюлы дүрт төрле – алма, лимон, фолий, сорбин кислоталарына бай булуы белән дә игътибарга лаек. Ә балан составында каротин, К, Р витаминнары, цинк, натрий, марганец, кальций, молибден, кобальт, фосфор, никель, цирконий, титан, калий, магний кебек микроэлементлар һәм минераллар, 13 төрле аминокислота, эфир майлары, тимер бар. Балан микробларга каршы торучанлыгы, җәрәхәтләрне тиз төзәтүе, бәвел һәм үт кудыру, организмны ныгытуы белән дә шифалы. Ангина, тонзиллит белән авырганда, үпкә ялкынсынганда, бронхиттан интеккәндә, ютәл бетми йөдәткәндә, балан чәе эчәргә киңәш итәләр, ә без даруханәдән антибиотик алырга күнеккән. Җимешләрнең тәлгәшләре һәрчак кул астында булсын өчен, балан-миләшне, яхшылап киптереп, яки туңдырып саклау җитә, югыйсә. Марселия апа дәрес материалын менә шулай үтемле итеп аңлатты, алган белемнәрне куллану хәзер үзебездән тора.
Дәреснең икенче өлеше кешеләргә изгелек, игелек китерүче шәфкать ияләре – авылыбызның фельдшерларына һәм мал табибларына багышланды. Вафат булганнарын искә алдык, ә исәннәре белән иркенләп әңгәмә кордык. Авыл җирендә санитар, шәфкать туташы, фельдшер, акушер төшенчәләре юк, без аларны бер исем белән йөртәбез – табиблар. Ак халат кигән кешеләргә без үз сәламәтлегебезне, балаларыбызның саулыгын ышанып тапшырабыз. Шәһәрдән еракта булган, ярдәм машинасы тиз арада килеп җитә алмаган төбәкләрдә алар беренче ярдәм күрсәтүче хирург, терапевт, педиатр ролен дә үтиләр. Элек – бигрәк тә.
Озак еллар авыл халкына медицина ярдәме күрсәткән Галия апа Ризатдинова, Лена апа Бәдертдинованы искә алганда, моның шулай икәненә тагын бер тапкыр инандык. Аларга карата әллә никадәр рәхмәт сүзләре яңгырады, күпме хатирәләр яңарды бу кичне. Көлештек тә, уйланырга да мәҗбүр иттеләр истәлекләр. Ирекледән килгән Рузил абый хатыны Фәйрүзә апаны 24 градуслы суыкта ГАЗ-52 кузовында бала тудыру йортына илткән чагын, әтисенең кызыл пальтосы очып китүен; хәзер Сарманда яшәүче авылыбыз килене Зәйнәп апа, ире Илшат абыйны көтеп, чак кына бәбиләми калуын кызык итеп искә төшерделәр. Хәзер генә кызык тоела, ул чакта, бәлки, кызганыч булгандыр. Ә бит кеше гомере күпвакыт шушы апалар кулында булган, һәм монда секундлар хәл иткән. Юкка гына XX гасырның күренекле шәфкать туташы Вирджиния Хендерсон: “Шәфкать туташы – аяксызның аягы, сукырның күзе, баланың таянычы, яшь ана өчен белем һәм ышаныч чыганагы, көчсез яки үз-үзенә бикләнгән кешенең теле”, – дип әйтмәгән. Авыру кешенең зарларын тыңлап, аның кичерешләрен аңлау, хәленә керә белү өчен, күңел нечкәлеге кирәк, ә киеренке шартларда дөрес карар кабул итү, кеше гомере өчен җаваплылыкны үз өстеңә алу өчен, күпме көч, рух ныклыгы һәм сабырлык таләп ителә. Шуңа кирәк чакта кырыс та, җитди дә булган алар.
Лена апаның балалары әниләре хакындагы истәлекләре белән бүлештеләр. Алар бергәләп җыелып кайтканнар, сөйләр сүзләре дә, хатирәләре дә мулдан иде. Нәзирә апа әнисенең күлмәген, камзулын, читекләрен, калфагын кигән, яулыгын бәйләгән. Үзе белән аның намазлыгын да алып кайткан. Тезләнгән урыннары тишелеп беткән бу намазлыкта Лена апа балаларына игелек теләгәндер: әнә ничек бердәм булып яшиләр алар бүген. Республикакүләм уза торган «Без тарихта эзлебез» конкурсында җиңү шундый бердәмнәргә, талантлы гаиләләргә генә елмая.
Дәресебезнең тагын бер кунагы – район Башкарма комитетының архив бүлеге начальнигы Гөлшат Солтангалиева хакында әйтү дә урынлы булыр. Әтисе Рафаэль Түбән Ләшәү авылы егете булып чыкты аның, туганнары арасында табиб һөнәрен сайлаучылар да байтак икән. Буыннар чылбырын саклауның мөһимлеге, шәҗәрә, архив бәйгеләре белән таныштырган кунагыбыз дәрес материалын башка яктан да ачты.
Авылыбыз фельдшерлары булган Фәйрүзә Гарифуллина, Нурсинә Борһанова остазларын, бергә эшләгән хезмәттәшләрен, санитарка апаларны искә алдылар, үзләренең тынгысыз хезмәтләре турында сөйләделәр. Марселия апа Гәрәева да, уенын-чынын бергә кушып: «Авыруның көне-төне юк. Кайчан булмасын, ярдәм итәргә кирәк. Кайвакыт йокларга ятабыз гына, тәрәзә кагалар. Алмаз (ул мал табибы): “Кеше авырып, – Марселияне”, ә мин: “Мал булып, Алмазны чакырсалар иде”, - дип тели идек”, – диде.
Мал табибы булу да җиңел түгел. Ул җирдә иң катлаулы һөнәрләрнең берсе санала. Кешенең теле бар, ул аңлата, күрсәтә ала, ә хайван хәлен белү кыенрак. Бу эш тә бик күп көч таләп итә. Гүр иясе булган мал табиблары Хәкимулла Фәйзуллин, Өлфәт Фәтхуллин, Әбелкәрам абый Сафиуллин, Альберт Гыйләҗиев, Илфат Солтанов, Радик Насыйров хөрмәт хисләре белән искә алындылар. Хәкимулла абый белән Нурлыгаян апаныкылар – җиде бала. Оныклар, оныкчыкларны да кушсаң, тулы бер дивизия булалар. Бабай белән әби турындагы хатирәләр күңелләрендә яши, алар хакында беләләр, горурланалар. Менә шушысы мөһим бит аның, шунысы кирәк. Дәрес алдыннан Петровский Завод авылында яшәүче бер кызлары Әлфия апага: “Хәкимнекеләр булдыра!” дип әйтерлек булсын әле”, - дигән идем, тыңлаган. Оныкчык та матур җыр бүләк итте, үзе мәйдан тутырып биетте дә.
Өлфәт аганың килене дәрескә шигырь язып килгән. Венера Гыйләҗиева, балалары Альбертның чисталыгы хакында сөйләделәр, ә Радик Насыйровның туган көне дәрес көненә туры килде. Әнисе Наилә апа, апасы Әлфия максатчан, үҗәт, тырыш бу егет турындагы истәлекләре белән уртаклаштылар.
Алмаз Гәрәев, Илтөзәр Җиһангиров, Минзхәт Нургалиев, сайлаган һөнәрләре хакында сәгатьләр буе сөйләсәләр дә, сүзләре, истәлекләре бетмәс кебек тоелды. Колхозлар, терлек фермалары гөрләп эшләгән, хуҗалыкларда мал-туар тулып торган чаклар шул ул. Эше дә күп, ашы да... Алар сөйләгәндә, хәтердә генә булса да, шул чакларга кайтып килдек, чыбыркы шартлаган, көтү кайткан, сыер савып кергән әниләр искә төште... Дәрес әнә шундый юксыну халәте дә бүләк итте.
Тәнәфестә, гадәттәгечә, күчтәнәчләр белән самавыр чәе эчтек. Сый-хөрмәт мулдан иде. Зөлфирә апаның – балан, Наилә апаның – улы хөрмәтенә пешкән ит бәлеше, Нәзирә апаның – урамасы, Венераның зефиры тәме һаман да тел очыннан китмиләр.
Дәреснең чакыруы итеп, җырларда җырланган “Ак чәчәкләр кебек ап-ак булып, саф күңелле каласы иде” сүзләрен сайладык. Хезмәтегез өчен рәхмәт сезгә, хөрмәтле шәфкать ияләре!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев