САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сарманда Билгесез солдат көне билгеләп үтелде

Бүген, 3 нче дкабрьдә, илебездә беренче тапкыр Билгесез солдат көне билгеләп үтелә. Әлеге истәлекле дата өчен бу көнне сайлау юкка гына түгел. 1941 нче елда Мәскәү астында немец гаскәрләре нәкъ шушы көнне тар-мар ителәләр. Билгесез солдат районда да искә алынды. - Бу дата дәүләтебез һәм җәмгыятебезнең ватан өчен башын салган,...

Бүген, 3 нче дкабрьдә, илебездә беренче тапкыр Билгесез солдат көне билгеләп үтелә. Әлеге истәлекле дата өчен бу көнне сайлау юкка гына түгел. 1941 нче елда Мәскәү астында немец гаскәрләре нәкъ шушы көнне тар-мар ителәләр.

Билгесез солдат районда да искә алынды.

- Бу дата дәүләтебез һәм җәмгыятебезнең ватан өчен башын салган, исеме билгесез булса да, мәңгегә безнең хәтерләрдә сакланучы билгесез солдат батырлыгына карата мөнәсәбәтен чагылдыра. Һәлак булган дип саналган солдатларның барысының да күмелгән урыннары билгеле түгел. Бүгенге көнгәчә Россия һәм чит илләр территорияләрендә ватанны саклаган, әмма гәүдәләре җир куенына иңдерелмәгән билгесез сугышчыларның мәетләре ята. Без алар алдында баш иябез. Алар илне саклап калдылар һәм яшь буын өчен батырлык үрнәге булып торалар, - диде Татарстан Республикасы Хәрби комиссариатының Сарман һәм Мөслим районнары буенча бүлек начальнигы Дашгын Гасанов үзенең чыгышында.

Соңыннан чарада катнашучылар ил азатлыгы өчент башларын салганнарны бер минутлык тынлык белән искә алдылар, илебез азатлыгы өчен башларын салганнар истәлегенә куелган мемориаль комплекска веноклар салдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев