САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сарманда бәрәңгене Израилчә дә утырталар

Район халкы бакчаларга чыкты, кишер утыртты, теплицаларга помидорларын чыгарды. Озакламый бәрәңгегә дә тотыначак. Аны утырту, тәрбияләүнең дә үз нечкәлекләре бар. Түбәндәге язмада бирелгән белгечләрнең киңәшләре сезгә бәрәңге утырту кебек җаваплы эштә ярдәм итәр дип ышанабыз.

Халык арасында бәрәңге утыртуга карата төрле фикерләр яши. Шулай итеп, бәрәңгене утыртыргамы, юкмы?

 Бәрәңгене халык элек-электән икенче икмәккә тиңләгән. “Бәрәңге булса, ач калмабыз”, – дигән ул. Бүгенге көндә дә халык аны яратып куллана. Ризыкка мул яшәсәк тә, озаграк пешерми торсаң, бәрәңге сагындыра да башлый.  Ә бәлеш, өчпочмак кебек иң яраткан милли ашларыбызны аннан башка пешереп тә булмый, һәм шуңа күрә күпләр аны үзләре утырту ягында. Сарманлылар да базларыннан орлыклык бәрәңгеләрен чыгардылар инде. 

“Бәрәңге утыртасызмы?” – дигән сорауны бирү, бер караганда, урынсыз да кебек. Ләкин бүгенге көндә аны утыртмаучы кешеләр дә юк түгел. Чөнки күпме хезмәт куеп, чыгымнар түгеп, уңыш ала алмаучылар да, шул ук вакытта уңышын кая куеп бетерергә аптыраучылар да була. Шунлыктан, күпләр, беренче чиратта, аны утыртуның табышлымы-түгелме икәнлеге турында уйланалар. Шулай итеп, райондашларыбыз бәрәңгене ни өчен утырталар яки утыртмыйлар? Аны утыртып, үстереп азаплану кирәкме? Халыкның фикере төрлечә булып чыкты. 
Утыртабыз, ничек бәрәңге дә утыртмаска мөмкин инде ул? Халык хәзер болай да утын кисми, печән чапмый, сыер асрамый. Төгәлрәк әйткәндә, деградация бара. Бәрәңге утырту, беренчедән, шөгыль, хезмәт булса, икенчедән, ул һаман да – төп ризыкларыбызның берсе. Кибеттә һәрвакыт бар, анысы, ләкин ул ничек, нинди шартларда үстерелгән бит. Ә чит илләрдән кергәнендә гербицидлар күбрәк тә була әле. Бәрәңге утыртучыларга шуны әйтер идем: аны быел дым барда – май башында ук утырту яхшы, – ди Иске Минзәләбаш авылында яшәүче тәҗрибәле игенче Илдар Әшрафуллин.
Аны ничегрәк утыртырга соң? Утырту өчен ниндирәк бәрәңгеләр сайларга? Утыртканда, нинди шартларны үтәргә? Авыл хуҗалыгы белгечләреннән шул хакта да сораштым. 
Бәрәңге хәзер чыгарылган булырга тиеш. Аны кояшлырак урында шыттыру яхшырак. Ә утырту өчен бөтен, йомры бәрәңгеләр сайларга киңәш итәм. Чөнки, беренчедән, бәрәңге үзендә булган сок белән тишелеп чыга. Тамыр җибәргәч кенә, җирдән туклану ала башлый. Бу, бигрәк тә, коры ел өчен актуаль. Икенчедән, кисеп утыртылган бәрәңге авыру йоктырырга мөмкин. Кайберәүләр аны сай утыртмау яклы. Ләкин тирәнлек 10-12 сантиметрдан артмаска тиеш. Моның өчен җирнең җылы һәм корырак булуы шарт.  Ә ике төп арасы – 15-18, рәт арасы 70 сантиметр булырга тиеш. Бәрәңге утырту өчен, җирнең өлгергән, ягъни җылы һәм йомшак булуы кирәк. Сортларга килгәндә, җәй уртасында ашау өчен, мин үзем “Колобок” сортын утыртам. “Ривьера” сортын да иртәрәк ашау өчен утырталар. Ә көз көне казып алып, кышка саклау өчен, “Гала” сорты әйбәт. Шуны да истә тотарга кирәк – кызыл бәрәңге начаррак саклана, сарысы – озаграк, – диде районыбызның тәҗрибәле агрономнарыннан берсе булган Миргаҗәм Мирзасалихов.
2000 еллар башында район кибетләренә сатуга яңа сорт “Розара” дигән бәрәңге кайткан иде. Бөтен бер коллективка ничәдер килограмм бәрәңге алдык та штуклап бүлдек. Миңа да алты-җиде бәләкәй генә, шиңгән бәрәңге эләкте. Дөрес, мин, ул бәрәңге нинди дә булса уңыш бирер, дип, әллә ни өметләнмәдем дә. Ә көз көне гаҗәпкә калдым: шул берничә данә бәрәңгедән бер зур чиләк уңыш чыкты. Икенче елны бер чиләк бәрәңге уңышны капчыклап бирде.
Без әле дә шуны утыртабыз. Ул немец селекциясенә карый, әрчергә җайлы, кыяфәте дә матур, тәмле, корыга һәм чирләргә чыдам, уңышы күп була, иртә сорт булса да, әйбәт саклана. Беренче утырткан елны ук 4 капчык орлыктан 30 капчык бәрәңге алдык. 7,5 сутый мәйданда утырткан идек. Миңа “Невский”, “Синеглазка” сортлары да ошый. Ә орлыклык бәрәңгене 20 апрельдә чыгардык. Җир өлгерүгә карап утыртачакбыз. Мөгаен, майның 9-10нарыннан да калынмас, – ди Сарманда яшәүче Салават Зарипов.
Районыбызның лаеклы ялдагы агрономы Наил Әхмәдуллин: “Быел бәрәңгене Израилчә утыртып карыйбыз әле. Утыртып караган кешеләрне беләм. Уңышы әйбәт була, диләр”, – ди. Израилчә дигәне – эре бәрәңгене ярмыйча утырту икән.
Узган ел бәрәңгене 23 апрельдә үк утырткан идек, быел да май бәйрәменнән калмаска уйлап торам. Берничә төрле сорт утыртабыз. Иртәрәк ашар өчен, иртә сортларны. Әйтик, июль башында ук өлгерә торган тирән ак күзле сортны. Мотоблок белән утыртам, шуның белән үк күмәм, алам. Бик коры елны су сибәбез. Бәрәңгене тәрбияләгәндә, иң мөһиме шул – аны мөмкин кадәр тирәнрәк өяргә кирәк. Өйгән саен, яхшырак үсә, чөнки бәрәңге – сабакта үсә торган яшелчә. Элеккерәк елларда  ярып утырта идек, быел бөтен эре бәрәңге утыртырга исәп, – ди ул.
Эше, мәшәкате, чыгымнары шактый булса да, үзең утырткан бәрәңгегә җитми, диләр күпләр. Чыннан да, күпләр, кибеттән килолап ташуга караганда, баздан чиләкләп алып чыгып куюны өстенрәк күрәләр. 
Ел әлегә барлык төр үсемлекләр, шул исәптән бәрәңге өчен дә уңай килә. Аны утыртучылар быел оттырмаслар дип уйлыйм, – ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү бүлеге начальнигы Илнур Салихов.


Бәрәңге утыртасызмы?
Газета укучыларыбызга шушы сорауны бирдек. 
Фәйрүзә Бәдретдинова, Сарман авылы:
Утыртабыз. Үзебез дә бик яратып ашыйбыз, кыш буе тавыкларга да ашатабыз, шәһәрләр дә төяп китә. Бәрәңгедән бәлеш, өчпочмак, кыстыбый пешерәбез, кыздырабыз. 
Алсу, Сарман авылы:
Бәрәңге утыртмыйбыз. Минем уйлавымча, ул сатып алгандагыдан да кыйммәткәрәк чыга. Яз көне, кимендә бер мең сум түләп, сөрдерәсең, бәрәңгесен агулап утыртасың. Бакчаң зуррак булса, трактор белән утырттырасың. Җәй көне берничә тапкыр утыйсың, күмәсең, агулыйсың. Көз көне, көрәк белән интегәсең килмәсә, тагын акча түләп, трактор белән алдырасың. Көрәк белән алсаң да, арзанга чыкмый, күпме ватыласың, күпме вакыт кирәк. Аллаһка шөкер, район кибетләрендә кыш буе бәрәңге өзелеп тормады. Бәясе дә кыйммәт түгел, тәмле дә.
Ләйсән, Җәлил поселогы:
Балачактан ук бәрәңге утырту, бигрәк тә алу үзе бер бәйрәм кебек була иде. Әлеге ризык җитәрлек булса, кышка да тыныч күңел белән керәсең. Ул – бүгенге көндә дә безнең гаилә өчен бик актуаль. Авылда кызыбызның бакчасы зур. Бәрәңгене шуның яртысына утыртабыз. Ул күп балалы кызыбызның гаиләсенә дә, безгә дә җитәрлек була, уңыш мул булган елны артып та кала.
Азат, Сарман авылы:
Бәрәңге утыртырга, аны карарга да вакытым юк. Дәүләт эшендә хезмәт куям, буш көннәрдә үземә эшлим. Минемчә, бәрәңге утырту минем өчен отышлы түгел.  Ә менә башка шөгыльләре булмаган кешеләр өчен ул, чыннан да, отышлыдыр. Көне-төне эштә булгач, миңа, әлбәттә, бәрәңгене сатып алу арзангарак төшә. 
Нәсимә, Сарман авылы:
Бәрәңге бик утыртыр идем, ләкин ялгызым гына яшим. Берүземә миңа күпме генә кирәк. Кыш буена ике капчык артыгы белән җитә. Ә ул ике капчык бәрәңгене үстерү өчен, күпме чиләнергә, күпме акча чыгарырга, җәй буе бакчадан кермәскә кирәк. Бер танышым: “Бакча карап, “богатой не будешь, ә горбатой – обязательно”, – дия иде.

 

Сарманда бәрәңгене Израилчә дә утырталар
Район халкы бәрәңге утырту буенча әзерлек чараларын күрә.
Уңыш-2024
Зөлфия Шәрипова

Бәрәңгене халык элек-электән икенче икмәккә тиңләгән. “Бәрәңге булса, ач калмабыз”, – дигән ул. Бүгенге көндә дә халык аны яратып куллана. Ризыкка мул яшәсәк тә, озаграк пешерми торсаң, бәрәңге сагындыра да башлый шул.  Шуңа күрә бәлеш, өчпочмак кебек иң яраткан милли ашларыбызны аннан башка пешереп тә булмый. Шуңа күрә күпләр аны үзләре утырту ягында. Сарманлылар да базлардан орлыклык бәрәңгеләрен чыгардылар да инде. 

“Бәрәңге утыртасызмы?” – дигән сорауны бирү, мөгаен, урынсыздыр да. 
Утыртам, ничек бәрәңге дә утыртмаска мөмкин инде ул? Халык хәзер болай да утын кисми, печән чапмый, сыер асрамый. Төгәлрәк әйткәндә, деградация бара. Бәрәңге утырту, беренчедән, шөгыль, хезмәт булса, икенчедән, ул һаман да – төп ризыкларыбызның берсе. Кибеттә һәрвакыт бар, анысы, ләкин ул ничек, нинди шартларда үстерелгән бит. Ә чит илләрдән кергәнендә гербицидлар күбрәк тә була әле. Бәрәңге утыртучыларга шуны әйтер идем: аны быел дым барда – май башында ук утырту яхшы, – ди бит әнә Иске Минзәләбаш авылында яшәүче тәҗрибәле игенче Илдар Әшрафуллин.
Аны ничегрәк утыртырга соң? Утырту өчен ниндирәк бәрәңгеләр сайларга? Утыртканда, нинди шартларны үтәргә? Әлеге сорауларны авыл хуҗалыгы белгечләренә юлладым.
Чыннан да, бәрәңге хәзер чыгарылган булырга тиеш. Аны кояшлырак урында шыттыру яхшырак. Ә утырту өчен бөтен, йомры бәрәңгеләр сайларга киңәш итәм. Чөнки, беренчедән, бәрәңге үзендә булган сок белән тишелеп чыга. Тамыр җибәргәч кенә, җирдән туклану ала башлый. Бу, бигрәк тә, коры ел өчен актуаль. Икенчедән, кисеп утыртылган бәрәңге авыру йоктырырга мөмкин. Кайберәүләр аны тирәнрәк утырту яклы. Ләкин тирәнлек 10-12 сантиметрдан артмаска тиеш. Моның өчен җирнең җылы һәм корырак булуы шарт.  Ә ике төп арасы 15-18, рәт арасы 70 сантиметр булырга тиеш. Бәрәңге утырту өчен, җирнең өлгергән, ягъни җылы һәм йомшак булуы кирәк. Сортларга килгәндә, җәй уртасында ашау өчен, мин үзем “Колобок” сортын утыртам. “Ривьера” сортын да иртәрәк ашау өчен утырталар. Ә көз көне казып алып, кышка саклау өчен, “Гала” сорты әйбәт. Шуны да истә тотарга кирәк – кызыл бәрәңге начаррак саклана, сарысы – озаграк, – диде районыбызның тәҗрибәле агрономнарыннан берсе булган Миргаҗәм абый.
2000 еллар башында район кибетләренә сатуга яңа сорт “Розара” дигән бәрәңге кайткан иде. Бөтен бер коллективка ничәдер килограмм бәрәңге алдык та штуклап бүлдек. Миңа да алты-җиде бәләкәй генә, шиңгән бәрәңге эләкте. Дөрес, мин ул бәрәңге нинди дә булса уңыш бирер дип әллә ни өметләнмәдем дә. Ә көз көне гаҗәпкә калдым: шул берничә данә бәрәңгедән бер зур чиләк уңыш чыкты. Икенче елны бер чиләк бәрәңге уңышны капчыклап бирде.
Мин әле дә шуны утыртам. Ул немец селекциясенә карый, әрчергә җайлы, кыяфәте дә матур, тәмле, корыга һәм чирләргә чыдам, уңышы күп була, иртә сорт булса да, әйбәт саклана. Беренче утырткан елны ук 4 капчык орлыктан 30 капчык бәрәңге алдым. 7,5 сутый мәйданда утырткан идем. Миңа “Невский”, “Синеглазка” сортлары да ошый. Ә орлыклык бәрәңгене 20 апрельдә чыгардым. Җир өлгерүгә карап утыртачакмын. Мөгаен, майның 9-10нарыннан да калмам, – ди Сарманда яшәүче Салават Зарипов.
Районыбызның лаеклы ялдагы агрономы Наил Әхмәдуллин: “Быел бәрәңгене Израилчә утыртып карыйм әле. Утыртып караган кешеләрне беләм. Уңышы әйбәт була, диләр”, – ди. Израилчә дигәне эре бәрәңгене ярмыйча утырту икән.
Узган ел бәрәңгене 23 апрельдә үк утырткан идем, быел да май бәйрәменнән калмаска уйлап торам. Берничә төрле сорт утыртам. Иртәрәк ашар өчен, иртә сортларны. Әйтик, июль башында ук өлгерә торган тирән ак күзле сортны. Мотоблок белән утыртам, шуның белән үк күмәм, алам. Бик коры елны су сибәм. Бәрәңгене тәрбияләгәндә, иң мөһиме шул – аны мөмкин кадәр тирәнрәк өяргә кирәк. Өйгән саен, яхшырак үсә, чөнки бәрәңге – сабакта үсә торган яшелчә. Элеккерәк елларда  ярып утырта идем, быел бөтен эре бәрәңге утыртырга исәп, – ди ул.
Эше, мәшәкате, чыгымнары шактый булса да, үзең утырткан бәрәңгегә җитми, диләр күпләр. Чыннан да, күпләр кибеттән килолап ташуга караганда баздан чиләкләп алып чыгып куюны өстенрәк күрәләр. 
Ел әлегә барлык төр үсемлекләр, шул исәптән бәрәңге өчен дә уңай килә. Аны утыртучылар быел оттырмаслар дип уйлыйм, – ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү бүлеге начальнигы Илнур Салихов.


Бәрәңге утыртасызмы?
Газета укучыларыбызга шушы сорауны бирдек. 
Фәйрүзә Бәдретдинова, Сарман авылы:
Утыртабыз. Үзебез дә бик яратып ашыйбыз, кыш буе тавыкларга да ашатабыз, шәһәрләр дә төяп китә. Бәрәңгедән бәлеш, өчпочмак, кыстыбый пешерәбез, кыздырабыз. 
Алсу, Сарман авылы:
Бәрәңге утыртмыйбыз. Минем уйлавымча, ул сатып алгандагыдан да кыйммәткәрәк чыга. Яз кимендә бер мең сум түләп сөрдерәсең, бәрәңгесен агулап утыртасың. Бакчаң зуррак булса, трактор белән утырттырасың. Җәй көне берничә тапкыр утыйсың, күмәсең, агулыйсың. Көз көне, көрәк белән интегәсең килмәсә, тагын акча түләп, трактор белән алдырасың. Көрәк белән алсаң да, арзанга чыкмый, күпме ватыласың, күпме вакыт кирәк. Аллаһка шөкер, район кибетләрендә кыш буе бәрәңге өзелеп тормады. Бәясе дә кыйммәт түгел, тәмле дә.
Ләйсән, Җәлил поселогы:
Балачактан ук бәрәңге утырту, бигрәк тә алу үзе бер бәйрәм кебек була иде. Әлеге ризык җитәрлек булса, кышка да тыныч күңел белән керәсең. Ул бүгенге көндә дә безнең гаилә өчен иң актуаль. Авылда кызыбызның бакчасы зур. Бәрәңгене шуның яртысына утыртабыз. Ул күп балалы кызыбызның гаиләсенә дә, безгә дә җитәрлек була, уңыш мул булган елны артып та кала.
Азат, Сарман авылы:
Бәрәңге утыртырга, аны карарга да вакытым юк. Дәүләт эшендә хезмәт куям, буш көннәрдә үземә эшлим. Минемчә, бәрәңге утырту минем өчен отышлы түгел.  Ә менә башка шөгыльләре булмаган кешеләр өчен ул, чыннан да, отышлыдыр. Көне-төне эштә булгач, миңа, әлбәттә, бәрәңгене сатып алу арзангарак төшә. 
Нәсимә, Сарман авылы:
Бәрәңге бик утыртыр идем, ләкин ялгызым гына яшим. Берүземә миңа күпме генә кирәк. Кыш буена ике капчык артыгы белән җитә. Ә ул ике капчык бәрәңгене үстерү өчен күпме чиләнергә, күпме акча чыгарырга, җәй буе бакчадан кермәскә кирәк. Бер танышым: “Бакча карап богатой не будешь, ә горбатой – обязательно”, – дия иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев