Сарманда әтиле-уллы көч сынаштылар
Сарманның Татар Илеге ял паркында яңа төрле ярышлар да оештырылды.
Бүген анда ГТО нормативлары буенча «Әти көне» ярышларының муниципаль этабы үткәрелде. Районнан 15 гаилә турникта тартылуда, боҗрага баскетбол тубы кертүдә, озын скакалка аша сикерүдә, таяк һәм кыршау белән эстафеталарда, туп җыюда көч сынаштылар.
Өченче урынга Гыйләҗевләр гаиләсе лаек булды. Икенче урында Ганиевлар гаиләсе урнашты, ә Мәүләветдиновлар гаиләсе җиңүгә иреште (барысы да — Сарман авылы). Җиңүчеләрне һәм призерларны район башлыгы Фәрит Хөснуллин, районның Әтиләр берлеге рәисе Рөстәм Фәрхиев бүләкләделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев