САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Сарман урта мәктәбендә фәнни конференция үткәрелде

20 нче декабрьдә Сарман урта мәктәбендә район башлангыч класс укучыларының "Беренче адымнар..." дигән фәнни-гамәли конференциясе булды. Анда барысы 58 укучы - 6 секциягә бүленеп үзләре әзерләгән проектларын якладылар. Укучылар бик зур әзерлек белән килгәннәр иде. Конференцияне Сарман урта мәктәбе директоры Эльвира Госманова ачып җибәрде. Ул мәктәп коллективы, аның уңышлары белән...

20 нче декабрьдә Сарман урта мәктәбендә район башлангыч класс укучыларының "Беренче адымнар..." дигән фәнни-гамәли конференциясе булды. Анда барысы 58 укучы - 6 секциягә бүленеп үзләре әзерләгән проектларын якладылар. Укучылар бик зур әзерлек белән килгәннәр иде. Конференцияне Сарман урта мәктәбе директоры Эльвира Госманова ачып җибәрде. Ул мәктәп коллективы, аның уңышлары белән таныштырды, конферения эшендә уңышлар теләде.

Эльзара Сабирова (Александровка мәктәбе), Алинә Хәйруллина (Җәлил беренче), Адилә Хәйретдинова (Җәлил икенче), Рөстәм Хәйдәров (Җәлил беренче), Камил Хафизов (Мортамак), Диләрә Хатыйпова (Сарман урта) төрле номинацияләрдә җиңүчеләр булдылар. Риана Гәрәева (Җәлил беренче), Илназ Якупов (Җәлил гимназиясе), Регина Шәйхетдинова, Гөлшат Хәсәншина (Сарман гимназиясе), Рания Рәфыйкова (Сарман урта мәктәбе), Алия Фәхразыева (Карашай Саклау), Илһам Сәлимгәрәев (Сарман урта мәктәбе), Газинур Гайнетдинов (Әлмәт), Ильвина Шәкурова (Иске Минзәләбаш), Диләрә Рәшитова (Сарман гимназиясе), Зарина Захарова (Сарман урта мәктәбе), Вилдан Юнысов (Әлмәт), Руслан Сәлахов (Сарман гимназиясе), Ләйлә Низамова, Алина Купаева, Әлфинә Сабирова, Салихов Райнур (Сарман урта мәктәбе), Алина Аксакова (Ләке) призлы урыннар алдылар.

Әлфинур Александрова, район башлангыч сыйныф укытучыларының методик берләшмә җитәкчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев